Шул куркыныч сугышның дәһшәтен һәм авырлыгын күргән, дустым, белмим, син ничек аны җиңеп чыккансыңдыр... Синең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр ничек эшләгәнеңне күз алдына да китерә алмыйм, ...
Бүген иртән мин кошлар сайравыннан уяндым. Кояш нурларын сибә. Аяз зәңгәр күк йөзе, бер болыт әсәре дә күрмәдем. Өйдә җылы. Әни тәмле иртәнге аш әзерләгән.
Һәм шул вакыт мин сине искә төшерәм, кадерле дустым. Синең бит җылы, уңайлы кроватьтә иркәләнеп ятарга вакытың да, мөмкинчелегең дә булмаган. Һәр көн саен иртәнге ашың да булмаган. Син торгансың, тиз генә сыерларны ашаткансың, мич яккансың... Ә үзеңнең, мөгаен, суык идәннән аякларың калтырагандыр. Эшләргә кирәк, син өйдә өлкәннәр урынына. Өйдә тагын да кечкенә ике сеңлең һәм энекәшең бар. Әниең иртүк эшкә китә иде, ә әтиең фронтта. Инде өченче ай аңардан хат юк. Ә сез һаман көттегез, көттегез. Шуларны күз алдына китерсәм, йөрәгем ныграк-ныграк тибә башлый: әтиең турында шулкадәр вакыт бернәрсә дә белмәү. Мин үзем бит, әгәр әтием эштә бер сәгатькә генә тоткарланса да, әниемә бетмәс сораулар яудыра башлыйм. Мин әтинең һәр кич, һәр ял көнне безнең белән булуынаөйрәндем.Без бергә йөрибез, кино карыйбыз, ул мине ирләр эшенә өйрәтә.
Кадерле дустым, шул куркыныч көннәрдә, синең яныңда кем булды? Син үзең хуҗа идең! Минем яшьтә син өлкәннәр белән беррәттән тулы көчеңә эшләгәнсең. Әниеңә фермада да ярдәм итәргә өлгергәнсең, басуда чүп утагансың, кышка утын әзерләгәнсең, печән чабуда сиңа тиңнәр булмаган. Авыр булган синең эшең. Син аларны ничек башкарып чыктың? Бу сорауга мин җавап таба алмыйм.. Бүген мәктәптә алты дәрес булды. Һәр дәрес ниндидер яңалык китерә. Мин укыйм, үсәм, киләчәктә кирәкле һәм мөһим кеше булырга хыялланам. Ә уку өчен минем бөтен нәрсә дә бар: кием, дәреслекләр, матур мәктәп, һәрбер предметтан укытучылар. Һәм мин кабат сине искә төшерәм, кадерле дустым. Мәктәпкә син сирәк йөрдең, синең вакытың булмады, сине эш көтте...
Менә мин мәктәптән кайттым, ашадым, ял иттем. Озакламый дусларым белән шәһәр буйлап йөрергә чыгам. Тик сөйләшеп кенә йөриячәкбез. Һава торышы мөмкинлек бирсә, бәлки стадионда футбол да уйнарбыз. Кадерле дустым, ә синең футбол уйнарга вакытың булдымы? Дусларың белән уйнарга, йөрергә вакытың булдымы? Шикләнәм. Чөнки син эшләгәнсең, Җиңү хакына, фронт өчен эшләгәнсең.. Мин сиңа сокланам. Синең батырлыгыңа сокланам. Әйе, әйе, син минем өчен герой.Тик геройлар гына мондый хәлне кичерә ала.
Урам буйлап барам. Кибеткә кердем. Тирә-якта нәрсә генә юк. Хәтта үземә бер нәрсә карап та куйдым, бәлки, ул әйбернең миндә булу теләгенең көчле икәнен әти- әнием күрер һәм туган көнемә бүләк итәр. Кыскасы, дустым, синең туган көннәрең шул дәһшәтле елларда ничек үтте? Мөгаен, берничектә. Синеңөчен бу иң гадәтихезмәт көннәренең берсе булгандыр... Һәм бүләкләр дә алмагансыңдыр... Зур бәйрәм торты турында сөйләп торасы да юк. Болар синең төшләреңә дә кермәгәндер, кадерле дустым...
Мин синең белән горурланам. Синең сабырлыгың белән горурланам. Тимер характерың белән горурланам. Син дә бит бәхетле балачак булуын теләгәнсеңдер. Ә ул булмаган. Аны сугыш урлаган. Бүген миндә нәрсә бар, ул синдә булмады. Синең урында мин моны күз алдына да китерә алмыйм.
Тормышны, туганнан бирле күнеккән уңайлыклардан башка, күз алдына китерә алмыйм. Кадерле дустым! Мин сине үзем яшәгән, барысы да булган дөньяга кунакка чакырырга телим: иркен йорт, аерым бүлмә, кием-салым сайлау, китаплар, мәктәп кирәк-яраклары, тәмле ризык, уеннар, йокы, ял итү өчен вакыт. Синең килүеңне һәм ял итүеңне, күпме телисең, шулкадәр ашавыңны, малайлар белән урамда уйнавыңны телим. Кызганыч, бу мөмкин түгел. Син юксың, тик син эссез китмәдең: син миңа һәм җирдәге бөтен якыннарыма тынычлык бүләк иттең. Моның өчен мин сиңа бик рәхмәтле, кадерле дустым.