Юлдаш
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
8 Май 2020, 16:10

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән!

Хөрмәтле дүртөйлеләр! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз!

Хөрмәтле дүртөйлеләр!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз!

Әлеге датаның әһәмияте вакыт үтү белән ныгый гына. Бу — илебез тарихы, Туган ил өчен горурлык, югалтулар сагышы һәм җиңү шатлыгы.

Кадерле ветераннар, без сезнең батырлыкны хөрмәт итәбез һәм онытмыйбыз, сезнең алда баш иябез! Безнең бүгенге бурычыбыз - Җиңүнең нинди бәрабәргә, ис­киткеч батырлык, ихтыяр һәм рухи көчнең бердәмлеге белән яулануы турында яшь буынның онытмавына ирешү.

Бүген без ил өчен авыр вакыт кичерәбез, шушы мизгелдә ветераннарның ба­тырлыгы барыбызны да яңа үрләргә илһамландырсын, рухыбызны ныгытсын, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итсен. Бу — безне берләштерүче һәм нинди генә сынаулар алдында да җиңелмәскә өндәүче көч. Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызныңхәстәрлеген, гаилә иминлеге телибез.

Сезне Ватаныбызга һәм аның киләчәгенә ышаныч ташламасын!

Муниципаль район Советы һәм хакимияте.

Читайте нас: