9 май - совет халкының фашист Германиясен Бөек Җиңүе көнендә дүртөйлеләр фронтта гомерләрен дә аямыйча немец илбасарлары белән сугышкан яугирләрне, ал-ял белми тылда эшләүчеләрне хөрмәт белән искә алды.
Без үзебезнең ата-бабаларыбыз белән горурланабыз, аларның үлемсез батырлыгы, геройлыгы, чыдамлыгы алдында баш иябез һәм Туган илебезнең бәйсезлеген саклап калулары, тыныч киләчәк өчен күрсәткән батырлыклары өчен чиксез рәхмәтлебез.
Җиңү көне - ул барыбызны да берләштерә торган бәйрәм. Илебезне саклаучыларның барысы да һәм һәркайсы аерым-аерым безнең хәтердә чакта, Русия җиңелмәячәк...
Репортажны В. Кашапова, И. Тимерханов, Р. Әхмәтнурова, А. Гайфуллина алып барды.