Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
8 Май 2019, 02:00

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре!

Кадерле дүртөйлеләр һәм район кунаклары!

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән их­лас һәм җылы котлауларыбызны кабул итегез!

1945 елның 9мае — русиялеләр өчен изге көн, ул халкыбызның геройлыгы һәм берләшүе, Туган илгә тугрылык символына әверелде.

Бу көнне без яу яланнарында һәлак булган­нарны, тылда фидакарь хезмәт күрсәткәннәрне, сугыштан соңгы елларда илне күтәрүчеләрне һәм бүгенге көндә арабызда булмаганнарны искә алабыз. Үзегезнең сугышчан, хезмәт, граждан­лык батырлыгы белән сез дөнья тарихы Җиңү яздыгыз! Якты киләчәгебез өчен рәхмәт сезгә! Сезнең алда баш иябез һәм онытмыйбыз!

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, якты, озын һәм тыныч гомер, күңел җылылыгы, якыннарыгызның игътибарын һәм хәстәрлеген телибез. Тынычлык, бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын!

Муниципаль район Советы һәм хакимияте.


Читайте нас: