Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
11 Май 2018, 02:00

ҖИҢҮ СОЛДАТЫНА БАШ ИЯБЕЗ

Сугыш елларын хәтерләүче кешеләр азайганнан-азая. Шуңа да Туган илне фашист илбасарларыннан саклау өчен барган сугыш елларын хәтердә калдыру бик мөһим.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багыш ланган чаралар барлык мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортла рында барды. Ә 9 майда шәһәрнең төп мәйданында үткән бәйрәм чарасы йөзләгән кешене җыйды. Тантаналы сүзләр, җырлар, биюләр, мәйдан аша парад йөрешләре, кадетларның күрсәтмә чыгышлары булды. Чарада катнашучылар һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәкләр салды.

Аннары бәйрәм тантаналары Агыйдел ярына мемориаль комплекска күчте. Тра­диция буенча, сугыштан әйләнеп кайтмаган яугир-дүртөйлеләр хөрмәтенә автомат зал­плары астында елгага венок җибәрделәр. Үзешчән артистлар зур бәйрәм концерты күрсәтте.



Читайте нас: