Җылы язгы көн. Без картәтием белән урманда. Кайдадыр кошлар бер-берсен сәламли. Урман уяна. Безгә рәхәт. Картәтиемнең кулында балта. Без көрәк саплары өчен агачка килдек. Картәтием бәрәңге утыртырга әзерләнә. Ул мине балтаны ничек тотарга, сап өчен нинди агач сайларга өйрәтә. Картәтием белән күңелсез түгел, без сукмаклар буйлап барабыз, ә ул әле урыс, әле мари телендә җырлар җырлый. Кинәт куаклар арасында нидер кыштырдады. Мин куркып киттем.
«Юләр! Син ник шулай шөрли- сең? Тычкандыр ул, мөгаен. Менә шундый урманда безгә, чыннан да, куркыныч булды, өстәвенә, ач һәм ялангач идек.
Миңа һәм минем башка яшьтәшләремә унөч-ундүрт яшь иде, - дип хикәятен башлады картәтием. - Безне, малайларны, урман хәзерләргә җибәрделәр. Сугыш еллары, авылда ир-егетләр юк. Агачларны кисә һәм аларны елга буйлап сал итеп агыза идек. Ун кешедән торган һәр бригада дәүләткә бик аз булмаган үз нормасын тапшырырга тиеш. Хәзер күпме булганын хәтерләмим дә инде. Авыр булды. Аңа кадәр бер көн кала балта һәм пычкы белән эшләп арыйсың, кичкә көч-хәл калмый. Өйгә качып кайтып китәсе килә, ярамый. Айлар буена урманда яшәдек. Шулай булгач, оныккаем, бу балта гомерем буена минем кулдан төшмәде, күпме йортлар, мунчалар, абзарлар салдым».
Картәтием сөйли, ә куллары эшли, менә бер сап әзер инде. Аның кулларына карап сокланам. Картәтиемне шул кырыгынчы елларда күз алдыма китерә алмыйм. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа ун яшь булган.
«Ә өйдә әнием ялгызы, ашарга бернәрсә дә юк. Ничек итеп туңган бәрәңге җыйганыбызны, әнием алардан кабартмалар пешергәнен һаман оныта алмыйм.Тәме әледә тел төбендә, алар шундый тәмле иде. Айлар буена икмәк күрмәдек, кабырчыклардагы әкәм-төкәмнәр белән тукландык. Мин суга яхшы чума һәм яртышар чиләк кабырчык җыеп алып кайта идем. Алар яр буенда калмый да, күлнең уртасына диярлек йөзеп кереп, суга чумып эзләргә кирәк. Өй эченә тәмсез ис тарала үзләреннән. Әкәм-төкәмнәрне табага тезеп салып, мичкә куябыз, ләкин ашарга була, нәрсә эшлисең, яшәргә кирәк бит. Кичләрен әнием белән бергә чабата үреп, аларны сөткә алмаштыра идек. Кем ничек булдыра ала, шулай исән калырга тырышты. Анда, фронтта, безнең якыннарыбыз, аларга авыррак, дип уйладык без һәм түздек, зарланмадык. Зур абыем Алексей Белоруссия фронтында сугышты, кече лейтенант званиесендә Берлинга кадәр барып җитте, әмма туган якка әйләнеп кайта алмады, һәлак булды. Василий абыем сугыш барган дүрт ел буена Приморскшахтасында эшләде, армиядән соң аны шунда эшкә калдырдылар. Тик 1947 елда гына ул өйгә кайта алды. Уңыш җыйган чорда басуда бил бөктек, өйгә кайтармадылар, шунда төн куна идек. Җирне ат белән түгел, ә үгезләр һәм сыерлар җигеп сөрдек.
Хәзер шуларның барысын да искә төшерсәм без, үсмерләр, үзебез өчен дә, фронтка киткән ир-егетләр өчен дә ничек эшләп өлгерүебезгә ышана алмыйм. Ә кышкы озын кичләрдә белем дә алдык әле һәм начар укымадык, менә, тыңла әле, кемнең шигыре бу?
Доля ты! -русская долюшка женская!
Вряд ли труднее сыскать».
Картәтием уйга калды, аннары як-ягына карап: «Нинди рәхәт! Ә! Укы, оныккаем, үзеңне кызганма. Кеше булырсың. Әйе, ачлык, ялангачлык иде - дип янә кабатлады ул. - Кешеләр ачтан, төрле авырулардан үлде, өстәвенә, авылга «похоронкалар» да килде.һәр йортка диярлек кайгы җиле кагылды. Без бәхетле балачакны күрмәдек. Мин сугышта булмадым, ләкин биредә, тылда, фронт иде. Анда дошман - фашист, аны үтерергә, куарга кирәк. Монда башка дошман - ачлык, аны үтереп тә, куып җибәреп тә булмый. Физик һәм рухи яктан да түзәргә, чыдарга, каршы торырга туры килде. Өлкәннәр һәм без, балалар, аны җиңеп чыктык. Ничек? Кайчакта үземнән шулай сорыйм. Сүзләрбеләнәйтәалмаган нәрсәдер булды. Әмма без сугыш, фашистлар гаепле булуын белдек. һәм ниндидер көч: дошманга карата нәфрәтме, әллә якыннарга булган сөюме безгә этәргеч бирде. Алар анда фашистларны тукмый һәм фронттагы ир-егетләрнең сугыша алу алмавы безгә бәйле иде. Аларга икмәк, утын һәм башка әйберләр кирәк. Шуңа да исән калдык, шуңа күрә ачлык, ялангачлыкны җиңдек һәм Русияне коткардык. Юк, мин фашистны күрмәдем, әмма ул һәр көнне үзе турында белгертеп торды һәм без аны каргадык, үз хезмәтебез, чыдамлыгыбыз белән үтердек, аны сүзләр әйтеп кудык һәм үзебезгә ярдәм итүен сорап Ходайга ялвардык».
Арыды картәтием, менә икенче сап та әзер. Агач төбенә утырды, пакеттан икмәк алды: «Әйдә әле, оныккаем, икмәк аша. Тәмлеме? Шулай шул. Икмәк - тормыш ул. Без икмәкнең кадерен белдек, сөенә, эшли һәм хыялга бирелә белдек. Шәфкатьлерәк, күңелләребез белән сафрак идек, соңгысы белән бүлештек».
Урманнан өйгә сөйләшмичә генә кайттык. Картәтием, мөгаен, һаман шул дәвер белән яшәгәндер, ә мин ишеткәннәр турында уйландым. Минем алда тарихның янә бер бите ачылды. Ул уку әсбабы буенча дәрес түгел, сугыш елларын аның өчен фронтка әверелгән тылда кичергән шаһитның тере хикәяте иде.