Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
8 Май 2018, 02:00

ХӘТЕР ШӘМЕ сүнми

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин ветераннар белән очрашты, ул күнегелгән традиция буенча тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда үтте. Чарада әле исән булган 30 ветеранның 14 е генә кат­наша алды.

Әйе, ни кызганыч, вакытны туктатып булмый: кешелек тарихында иң аяусыз һәм кешеләрне иң күп югалткан сугыш­та катнашучылар саны елдан ел азая.

Шуңа да аларга хөрмәт күрсәтү, алар саклап калган тынычлык, яшәү, эшләү һәм иҗат итү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтү бүген мөһим.

- Сезнең буынга төшкән искиткеч сы­науларга карамастан, Туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап ка­луыгыз, ә аннары илне җимерекләрдән торгыза алганыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Бүгенге Русия - бөек СССР дәвамы. Без сезнең батырлыкны бер­кайчан да онытмаячакбыз һәм ата- бабаларыбызның данлы сугыш һәм хезмәт тарихы белән горурланачакбыз! - диде ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Ринат Мәсгуть улы.

Түбән Манчар авылыннан, өлкән яшьтә булуга карамастан, аңа хәзер 98 яшь, әлеге очрашуга килергә көч тап­кан Мөсәярә Фатыйхова шундый җылы кабул итүгә рәхмәт белдерде һәм үзе өчен бик тә таныш булган Сталинград алышына багышланган шигырь укыды...

Үзешчән сәнгать осталары очрашу­да катнашучыларга моңлы җырларын бүләк итте. Ә Җиңү Көненә багышлап, ветераннарның фотографияләре, ху­дожестволы портретларыннан һәм ка­дерле хәрби ядкәрләреннән әзерләнгән “Хәтер шәме сүнми” музей экспозиция­се чал чәчле Җиңү солдатларын гүя кан саркыган яшьлекләренә алып кайтты...


Виолетта КАШАПОВА




Читайте нас: