Берничә көннән без Ватаныбыз өчен иң изге булган бәйрәмнәрнең берсе - Җиңү Көнен билгеләячәкбез. Күп еллар элек дүртөйлеләрнең фронтка киткән урыны - Агыйдел буендагы пристаньга янә киләчәкбез. Без - җиңүчеләрнең дәвамчылары, Җиңү өчен һич икеләнмичә гомерләрен биргән ата-бабаларыбызның истәлеген ничек саклыйбыз? Үзебезне ничек тотуыбыз, нәрсәне кадерләвебез һәм нәрсәгә ышануыбыз турында үз-үзебезгә отчет бирәбезме...
Безнең редакциягә берничә кеше мөрәҗәгать итте. Гәрчә бу тема күптән күңелдә йөрсә дә, әлеге мәкаләне язуга шул этәргеч булды да инде.
Эш шунда, яр буендагы, күптән инде шәһәрдә яшәүчеләрнең бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә теләп килә торган, яраткан ял итү урынына әверелгән мемориаль-тарихи комплекс биләмәсе соңгы вакытта еш кына үз билгеләнешендә файдаланылмый. Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган яугирләрнең исемнәре уеп язылган мәрмәр плитәләр, шулай ук яугир-интернаци- оналистлар һәм локаль бәрелешләрдә катнашучыларның исемнәре язылган плитәләрнең - тау түгеллеген, ә Мәңгелек утның - биюләр һәм спиртлы эчемлекләр эчү урыны булмавын аерым гражданнарга ничек аңлатырга?!
Цивилизацияле бөтен дөньяда һәйкәлләргә караш изге. Күп илләрдә Бөек Ватан сугышы чоры һәйкәлләрен, безнең солдатлар һәйкәлләрен кадерлиләр һәм алар турында хәстәрлек күрәләр. Шуны уйласаң, геройларның турыдан-туры дәвамчылары арасында очратырга туры килгән аерма аптырарлык.
Аңлашыла ки, бу кешеләр, башына иң беренче килгәнне эшлидер - үз импульсларын дөнья белән бүлешәдер. Мәсәлән, таш плитә өстенә менеп басып, һәлак булган солдатларның фамилияләре буйлап балаңны шудырып төшерү кебек. Сабыйдан аңлатма алып булмый, ә менә әти-әниләрдән... Бу урында инде хәзерге тормышта әхлаклылыкның түбән төшүе турында бик озак сөйләргә мөмкин. һәм монда дөреслек бар. Тагы да дөреслек, мөгаен шундадыр, тискәрекүренешләр артуның сәбәбе җәзасызлыктыр һәм, мәсәлән, «ертылган» баннерлар очрагында (шәһәребездә бу сирәк күренеш түгел) - анонимлыктыр. Ә бит, килешәсездер, ни кызганыч, әгәр кеше (сүз бөтен кеше турында да түгел) үзен фашламауларын белә икән, ул шатланып «башын югалта» һәм ни туры килсә, шуны эшли башлый.
Изге язмада: изге әйберне санга суга белмәүчегә бирмә, диелгән. Тагы да: изге урын буш тормый, диләр. Әгәр кешеләрдә чын кыйммәтләрнең урыннары ялган белән алмашынган икән, бу җәмгыятьнең авырый башлау күрсәткече.
Моңа без никадәр ераграк керсәк, чыгу юлын шулкадәр озаграк эзләргә туры килә. Шуңа да, тугач та, балалар бакчасыннан һәм мәктәптән үк акны карадан аера белергә өйрәтү мөһим...
Аннары, үз мисалың кирәк. Ә бит арабызда ил тарихын санлаган, аңа хөрмәт белән караган, үзенең нәсел җебен җиденче-уникенче буынга кадәр күтәрергә әзер булган кешеләр бар. һәм, ихтимал, мемориаль комплекска кергән урында “Тукта! Син изге урынга килдең!” кебегрәк язма булырга тиештер. Онытмасыннар өчен...