Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
4 Май 2018, 02:00

Дүртөиледән Хәмитов

Хәмитов Хәким Сәгади улы 1911 елда Иске Кәңгеш авылында туган. Милләте - башкорт. Сугышка кадәрге биографиясеннән бил­геле булуынча, 1940 елда ВКП(б) сафларына керә. 1942 елда Кызыл Армиягә алына. 1942 елның авгу­стыннан башлап, хәрби хезмәте тәмамланганчы, 15 нче гвардия укчылар дивизиясенең 44 нче гвар­дия укчылар полкы сафларында сугыша. Әлеге дивизия турында берничә сүз. Аның тулы исеме - 15 нче Харьков-Прага Ленин орденлы ике тапкыр Кызыл Байраклы Суво­ров һәм Кутузов гвардия укчылар дивизиясе. 1939 елның сентябрендә Горький шәһәрендә (хәзерге Түбән Новгород) формалашкан 136 нчы укчылар дивизиясе аны башлап җибәрүче була. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Ленин ордены белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы алдыннан Әрмәнстанда, совет-төрек чигендә дислокацияләнә, УССРның Запоро­жье өлкәсенә җибәрелә. Донбасста һәм Ростов өлкәсендә сугышлар алып бара. Күрсәткән батырлыгы, личный составның каһарманлыгы өчен 1942 елның 16 февралендә Кы­зыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм 15 нче гвардия укчылар диви­зиясе итеп үзгәртелә. Ары таба Сталинград сугышында катнаша.

Хәким Хәмитов үз хезмәтен 1942 елның августында 44 нче гвардия укчылар полкындагы роталарның берсендә политрук булып башлый, аннары политик бүлек буенча бата­льон командиры урынбасары - зам­полит итеп тәгаенләнә. Үзенең тәүге наградасын - «Кызыл Йолдыз» ор­денын (1943 елның 5 февралендәге 26/н санлы боерык) ул Сталинградта 1943 елның гыйнварының икенче яртысындагы урам сугышлары өчен ала. 30 гыйнварда аның ярала­нуы турында мәгълүмат бар (яра авыр булмаган, күрәсең, чөнки ул дивизиядә калган). Шулай ук «Сталинградны обороналаган өчен» медале белән бүләкләнә. 1943 елның июлендә Курск сугышында катнаша. Батрацкая Дача совхо­зы (Белгород өлкәсе, Шебекин районы) янындагы сугышларда каһарманлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә (1943 елның 12 августындагы 230/н санлы боерык). 1945 елның гыйнварында Хәким Сәгади улы гвардия капитаны званиесенә ия була, 44 нче гвардия укчылар полкы парторгы вазифа­сында Сандомир плацдармындагы (Польша) сугышларда танылу яу­лый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (1945 елның 26 февралендәге 18/н санлы боерык).

1945 елның апрелендә инде Гер­мания территориясендә батырлык күрсәтә (Вайсвассер, Саксония җире). I дәрәҗә Ватан сугышы орде­ны белән бүләкләнә (1945 елның 28 маендагы 49/н санлы боерык). 1945 елның 8 маенда Дрезден шәһәре янында таныла. Ленин орденына тәкъдим ителә, ләкин аны Кызыл Байрак орденына алыштыралар (1945 елның 17 июлендәге 71/н санлы боерык). Хәким Сәгади улы елда демобилизацияләнә, «РСФСРның атказанган юристы» исеменә ия була.

15 нче гвардия укчылар дивизиясендә Дүртөйледән ким дигәндә 8 кешеһәм Башкортстаннан бик күп яугирләр сугышкан. Шулар арасында 1971 елдан алып 1985 елгача БАССР Мәгариф министры постын биләгән Җиһаншин Сабир Шәяхмәт улы да бар.


Олег АБДУЛЛИН, Благовещенск шәһәре.

Читайте нас: