Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 декабрь 2020, 16:50

Коррупцион факторларны бетерергә

Бу максатта прокуратура 600 дән артык норматив-хокукый актларны өйрәнгән, аларның 30 ында шундый закон бозулар ачыкланган. Алар буенча 16 протест куелган һәм 14 требование кертелгән. Күзәтчелек эшчәнлеге барышында шулай ук федераль законны бозуның 50 очрагы ачыкланган. Законга каршы килгән норматив-хокукый актларга 28 протест куелган һәм 12 представление кертелгән. Нәтиҗәдә, 21 кеше - дисциплинар, 3 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

«Федераль законга ярашлы, норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертизаны төрле органнар, оешмалар, аларның вазифалы кешеләре Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән методика буенча тиешле тәртиптә үткәрә. Күзәтчелек органы тикшерүләре күрсәтүенчә, күрсәтелгән закон таләпләрен җирле үзидарә органнары тиешенчә үтәми, коррупциягә каршы экспертиза формаль үткәрелә, норматив-хокукый актларда коррупцион факторларның булуы ачыкланмый», - диде профиль комиссиясенең чираттагы утырышындагы чыгышында районара прокурор ярдәмчесе Илнур Насретдинов. - Моны без начар ният, дип исәпләмибез, шулай да, экспертиза, закон таләп иткәнчә, җентекле үткәрелергә тиеш. Безнең тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, җирле властьларның югарыда телгә алынган документларында күп кенә коррупцион факторлар ачыклана».

Бу максатта прокуратура 600 дән артык норматив-хокукый актларны өйрәнгән, аларның 30 ында шундый закон бозулар ачыкланган. Алар буенча 16 протест куелган һәм 14 требование кертелгән. Күзәтчелек эшчәнлеге барышында шулай ук федераль законны бозуның 50 очрагы ачыкланган. Законга каршы килгән норматив-хокукый актларга 28 протест куелган һәм 12 представление кертелгән. Нәтиҗәдә, 21 кеше - дисциплинар, 3 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актлары федераль законга ярашлы булуының мөһимлеген ассызыклап, докладчы «коррупцион фактор» төшенчәсен анык мисалларда җентекләп аңлатты.

2020 елның узган чорында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан икътисади юнәлештәге 15 җинаять ачыкланган, шуларның 5 се коррупция белән бәйле. Бу саннарны утырышта район эчке эшләр бүлегенең тиешле бүлекчәсе начальнигы Айдар Гыйлемханов әйтте, ул коррупцион юнәлештәге җинаятьчел гамәлләргә чик кую һәм тикшерү буенча полициянең эш нәтиҗәләрен җиткерде.

Көченә кергән суд карарлары, норматив булмаган хокукый актларны гамәлгә яраксыз дип, җирле үзидарә органнарының карарларын һәм гамәлләрен законсыз дип тану турындагы карарны анализлау нәтиҗәләре турында район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Альберт Әгъзамов сөйләде.

Ары таба утырышта коррупциягә каршы комиссиянең киләсе елга эш планы җиткерелде. Аның белән чарада кат­нашучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев таныштырды.

Утырыш онлайн режимда үтте, аның эшен комиссия рәи­се - район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов алып барды.

Читайте нас: