Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 декабрь 2020, 18:15

Программага конкурс сайлап алуында катнашачаклар

Үткән атнада Дүртөйле шәһәре Аргамак авылында яшәүчеләрнең киләсе 2021 елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелышы үтте.

Үткән атнада Дүртөйле шәһәре Аргамак авылында яшәүчеләрнең киләсе 2021 елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелышы үтте.

«Югары әзерлек» режимының бөтен таләпләрен үтәп, җыелышта авылның Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу ихтималы мәсьәләсе, муниципалитетның, халыкның һәм спонсорларның финанслауда катнашу суммасын билгеләү буенча фикер алыштылар һәм карарлар кабул иттеләр. Шәһәр хакимияте вәкилләре Программада кат­нашу шартларын җентекләп аңлатты һәм җыелучыларның сорауларына җаваплар бирде.

Җыелышта катнашучылар зират территориясен әйләндереп алу һәм төзекләндерү өчен бердәм тавыш бирде. Киләсе атнада шундый ук җыелыш авылның калган кешеләре өчен дә үтәчәк.

Шулай ук аргамаклыларга 124 нче янгын сүндерү часте начальнигы Руслан Мусин мөрәҗәгать итте, ул авыл халкына фатирларда һәм йортларда янгын извещателен файдалануның мөһимлеге турында сөйләде. Извещательнең күпме гомерләрне саклап калуы, ә аның булмавы, киресенчә, фаҗигагә китерүе хакында әйтте.

Читайте нас: