Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 сентябрь 2020, 14:20

Нефтьчеләр халыкара күргәзмәдә өр-яңа корылма тәкъдим итте

«Газ. Нефть. Технологияләр» Халыкара күргәзмәсе - ул республика өчен дә, ягулык-энергетика комплексы өчен дә һәрвакыт әһәмиятле вакыйга. Ул инде егерме сигезенче тапкыр үткәрелә һәм вакыт үткән саен кызыкпырак һәм күренеклерәк була бара. Тармакның «авыр үлчәүлеләрен» һәм амбициоз яңаларын җыюга быел хәтта пандемия дә комачауламады: чараны үткәрү срокларын чигерделәр, әмма аны үткәрүдән баш тартмадылар.

«Газ. Нефть. Технологияләр» Халыкара күргәзмәсе - ул республика өчен дә, ягулык-энергетика комплексы өчен дә һәрвакыт әһәмиятле вакыйга. Ул инде егерме сигезенче тапкыр үткәрелә һәм вакыт үткән саен кызыкпырак һәм күренеклерәк була бара. Тармакның «авыр үлчәүлеләрен» һәм амбициоз яңаларын җыюга быел хәтта пандемия дә комачауламады: чараны үткәрү срокларын чигерделәр, әмма аны үткәрүдән баш тартмадылар.

Заманча корылмалар, алдынгы карарлар, кызыклы ысуллар - һәр катнашучы күргәзмәдә «иң-иң»нәрне күрсәтергә омтыла. «Транснефть» компаниясенең иң зур бүлендек җәмгыяте - «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте стендында дүрт яңа эш күрсәтелә - алар турында предприятиенең баш инженеры Данир Әхмәров Башкортстан, стендның беренче кунагы, күргәзмә ачылуга ук бирегә килгән Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка сөйләде.

Ә карарлык нәрсәләр, чыннан да, бар иде. Мәсәлән, куәте 8 мең киловатт булган, шартлаудан сакпаулы синхрон электр двигателе һәм терәүгә куелган вертикаль насос - импортны алыштыру өлкәсендәге эш нәтиҗәсе. Әлеге эшне «Транснефть» ул Русия сәнәгате өчен приоритет дип игълан ителгәнгә кадәр бик алдан башлаган иде. Насосларны һәм электр двигательләрен (күп кенә башка модельләрне дә) соңгы елларда Чиләбедә төзелгән ике заводта чыгаралар. Бу корылмалар иң,яхшы дөнья стандартларына ярашлы һәм яхшы характеристикалы. Мәсәлән, электр двигателе югары дәрәҗәдә ышанычка һәм югары энергия нәтиҗәлелегенә ия, ә хезмәт итү срогы ярты гасырдан ким түгел. Насос киң кулланылышлы: ул магистраль насослар алдында терәүне тәэмин итү, нефть һәм нефть продуктларын тутыру, резервуар паркларның эчендә суырту өчен бик кулай.

- Төп фондларны яңартуга зур игътибар бирәбез. Мәсәлән, соңгы 3 елда Башкортстан Республикасында гына җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә 27 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлттек, - дип билгеләде «Транснефть - Урал» АҖ баш инженеры Данир Әхмәров. - Күргәзмәдә импортны алыштыру кысаларында эшләнгән насослар һәм электр двигательләре, шулай ук дөньяда аналогы булмаган уникаль җиһазлар тәкъдим ителгән. Иң мөһиме, барлык шушы корылмалар Русиядә, «Транснефть»нең производство мәйданчыкларында җитештерелә.

Уникаль җиһаз - ул, мәсәлән, шахта тибындагы герметикпау камерасы. Ул диаметры 300 - 1200 мм булган торбаүткәргечләрнең 25 метр тирәнлектә су астыннан үткән урыннарын ремонтлау өчен билгеләнгән. Катнаш магнит- ультратавышлы дефектоскопның базарда аналогы юк: аның ярдәмендә магнит һәм ультратавыш диагностикасы да үткәрергә мөмкин, ул буйга ярылган урыннарны, буйга һәм аркылыга эретеп ябыштырылган җөйләрдәге дефектларны, катлауларга аерылган урыннарны, металл югалдыгын таба. Торба эчендәге инспекция приборлары - дефектоскоплар, профилемерлар һ.б. күпләп Подмосковьеда чыгарыла. Бүген андый җиһаз «Транснефть»нең Русиядәге бөтен почмакларындагы магистраль торбаүткәргечләрнең, шулай ук чит илләр торбаүткәргеч компанияләренең производство объектлары торышын контрольдә тоту өчен кулланыла.

Әлбәттә, «Транснефть - Урал» стендында тармак өчен техник яңалыклардан тыш, «Транснефть» нең Русиядә торбаүткәргеч транспорт системасын үстерү һәм камилләштерү буенча башка юнәлешләре буенча эше турында да белергә мөмкин иде. Шул исәптән, сәнәгать хәвефсезлеге һәм производство контроле турында да. Чөнки «Транснефть» тә һәм аның оешмаларында быелгы, 2020 ел нәкъ шушы юнәлешләргә багышланган.

Читайте нас: