Юлдаш
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июль 2020, 18:40

Уфада «Экспортлау вакыты» III халыкара форумы узачак

Уфада 4 декабрьдә «Экспортлау вакыты» халыкара экспорт форумы узачак. Регион хакимиятенең тиешле боерыгы 23 июльдә Башкортстан хокукый мәгълуматының рәсми порталында басылып чыкты.

Уфада 4 декабрьдә «Экспортлау вакыты» халыкара экспорт форумы узачак. Регион хакимиятенең тиешле боерыгы 23 июльдә Башкортстан хокукый мәгълуматының рәсми порталында басылып чыкты.

Өченче форумны үткәрү урыны-башкаланың «Торатау» Конгресс-холлы булачак.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Экспортлау вакыты» халыкара форумы Башкортстанда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында үткәрелә.

Әйтик, узган елның июлендә үткәрелгән икенче форум эшендә төрле илләрдән 300 дән артык кеше катнашты.

Форумда 2019 елда төзелгән килешүләр арасында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ арасында ике килешү бар.

Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча Россия чимал булмаган экспортын үстерүгә кагыла.

Икенчесендә сүз «экспорт форсаж» акселерация программасын бергәләп гамәлгә ашыру турында бара. Ул Башкортстан территориясендә экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән.

«Башкортстан халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү буенча милли проектны тормышка ашыруга актив кушылды. Биш төбәк проекты кысаларында без кече һәм урта предприятиеләрнең дөнья базарына чыгу бурычын хәл итәбез. Әгәр элек предприятиеләргә экспорт белән мөстәкыйль шөгыльләнергә туры килсә, хәзер алар бу мәсьәләдә дәүләт ярдәменә тулысынча исәп тота алалар», — дип белдерде ул чакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Читайте нас: