Юлдаш
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 февраль 2020, 16:35

Бизнес өчен дәресләр

Муниципаль район хакимиятендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс белемен күтәрү буенча тәүге онлайн-дәрес үтте. Бар­лыгы шундый сигез дәрес үткәрү планлаштырыла.

Муниципаль район хакимиятендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс белемен күтәрү буенча тәүге онлайн-дәрес үтте. Бар­лыгы шундый сигез дәрес үткәрү планлаштырыла. Аларда спикерлар булып эшкуарлыкны яклау һәм үстерү буенча дәүләт институтлары, РФ Үзәк банкының Урал баш идарәсе Башкорт­стан Республикасы буенча Милли банк бүлеге, кредит оешмалары белгечләре, шулай ук фи­нанс инструментларын файдалану өлкәсендә тәҗрибәсе булган эшкуарлар чыгыш ясаячак.

Беренче дәреснең темасы “Финансовые инструменты для развития бизнеса на разных этапах развития” дип билгеләнде. Кызганычка каршы, бу дәрескә 5 кенә кеше килде. Алар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алгандыр, дип уйлыйбыз. Шуңа да башка эшкуарларны кызыксындыру өчен, алда үтәчәк онлайн-дәресләрнең темаларын җиткерәбез. Бу - “Льготное кредитование субъектов малого и среднего предпринимательства”, “Как происходит реабилитация бизнеса, если финансовые организации отказывают в про­ведении операций или в заключении договора банковского счета”, “Что такое кредиты с госгарантией и кто их может получить?”, “Финансовое мошенничество. Защити себя и свою семью”, “Факторинг”, “Отчетность для бизнеса или как правильно заполнить заявки в банк?”, “Условия про­граммы льготного лизинга оборудования для субъектов малого предпринимательства”.

Онлайн-дәресләрне үткәрү көннәрен белү өчен район хакимиятенең икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Киләсе дәрес 12 февральдә үтәчәк.

Читайте нас: