Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 декабрь 2019, 18:15

Урындагы власть һәм кече бизнес - нәтиҗәле партнёрлык

Елның соңгы аенда агымдагы елга йомгаклар ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә. Шул уңайдан районның кече бизнесы вәкилләре район хакимиятенә йомгаклау киңәшмәсенә җыелды.

Елның соңгы аенда агымдагы елга йомгаклар ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә. Шул уңайдан районның кече бизнесы вәкилләре район хакимиятенә йомгаклау киңәшмәсенә җыелды.

Эшкуарлыкның төрле тармак җитәкчеләре һәркайсы үзенең сораулары һәм яңа идеяләре, алдагы елга планнары белән хакимиятнең зур залына килде. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов билгеләвенчә, нәкъ бизнес-индустрия вәкилләре халыкны хезмәтләр һәм товарлар белән вакытында тәэмин итә.

Спикерлар булып төрле ведомстволар - халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, салым хезмәте, Пенсия фонды чыгыш ясады. Алар шәхси эшкуарларга федераль закондагы үзгәрешләр һәм яңалыклар, отчет бирү кагыйдәләре һәм сроклары турында сөйләде.

Төньяк-көнбатыш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Дүртөйле районы филиалы директоры Вадим Юнысов җыелучыларның игътибарын киләсеел

дан хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү кирәклегенә юнәлтте.

Пенсия фондының Дүртөйле районы идарәсе начальнигы урынбасары Рәсимә Кәбирова отчет бирү тәртибенең үзгәрүе турында сөйләде. Гыйнвар аеннан башлап, отчетлар отчет чорыннан - календарь аеннан соңкилгән айның 15 еннән дә калмыйча бирелергә тиеш. Ул шулай ук киләсе елда һәркемне электрон хезмәт кенәгәләренә күчү көтүен хәтергә төшерде һәм эшләүченең кәгазь варианттагы хезмәт кенәгәсеннән файдалану яки электрон версиягә күчүне сайлау хокукы барлыгын аңлатты.

Федераль салым инспекциясенең БР буенча 1 нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Святослав Чи- ликин профессионал керемгә яки башка сүзләр белән әйтсәк, “үзмәшгульләргә” салым турында мәгълүмат җиткерде. Хәтергә төшерәбез, Башкортстан Респу¬бликасы, 2020 елның 1 гыйнварыннан “үзмәшгульләргә салым” экспериментын кертүче пилот төбәкләр исәбенә керде.

Риф Сәгъдәтулла улы чираттагы тапкыр, эшкуарлар белән эш көйләнгән, диде. Атна саен “эшкуарлык сәгате” үткәрелә, аларда инвестиция проектлары тикшерелә һәм очрашулар нәтиҗәләре буенча әлеге проектларны эшкә кушу буенча җаваплы кешеләр билгеләнә.

“Безгә сезнең үсеш мөһим, - дип мөрәҗәгать итте эшкуарларга район башлыгы, - чөнки сез эш урыннары булдырасыз, салым түлисез, икъти¬садны күтәрәсез”.

Читайте нас: