Юлдаш
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 август 2019, 02:00

Район мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга

Шушы көннәрдә район хакимиятендә агымдагы елның беренче яртысында районның социаль- икътисади үсеше йомгаклары буенча киңәшмә үтте.

Аның эшен район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов алып барды. Киңәшмә ахырында ул: “Киләчәккә үсеш стратегия­се булырга тиеш. Әйдәгез, бергәләп актив эшлик. Бездә, өстәмә финанслау белән, төрле федераль проектларда катнашу өчен акча бар. Активрак, инициативалырак булырга һәм үзебезнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен андый про­граммаларда катнашу мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк. Районның мөмкинлеге зур һәм, инвестицияләр җәлеп итеп, аны гамәлгә ашыру зарур”, - диде.

Хакимият башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча урынбасары Гөлнара Кашаева үз докла­дында үткән алты айда социаль-икътисади үсеш йомгакларын җиткерде. Ул, гомумән алганда, районда хәл тотрыклы, дип билгеләде. Раслау өчен берничә сан. 2019 елның 1 июленә районның эре һәм урта предприятиеләре үзләрендә җитештерелгән 2,33 миллиард сумлык товар озаткан. Үткән чорда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 705,4 миллион сумлык тәшкил иткән. Районда эшкуарлык үсеш ала. Барлыгы бөтен төр икътисади эшчәнлек белән мәшгуль булган 1164 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өчен бөтен шартлар булдырылган. Бөтен төр милек формасындагы оешмалар тарафыннан икътисад һәм социаль өлкәне үстерүгә 54,8 миллион сум акча тотылган.

Район икътисадының комплекслы күрсәткече - ул хезмәт базары торышы. Эшсезлекнең теркәлгән дәрәҗәсе 1,2 процент тәшкил итә. Аның үсеше, ихтимал, шул исәптән, Халыкның мәшгульлеге турындагы Закондагы эшсезлек буенча пособие күләмен арттыру өлешендәге үзгәрешләр дә үз йогынтысын салгандыр.

Шәһәрдә һәм районда торак йортлар төзү дәвам итә. Монда темпларның бераз түбәнәюе күзәтелә. Агымдагы елның үткән 6 аенда 6593,2 кв.метр торак сафка кертелгән. Бу хакта үз чыгышында район хакимияте башлыгының төзелеш, транс­порт, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык һәм муниципаль контроль буенча урынбасары Эдуард Каһарманов сөйләде. Торак төзелешендәге тискәре динамика төрле факторларга бәйле, башлыча алар икътисадтагы тискәре тенденцияләр. Шулай булса да, районда яшәүче бер кешегә уртача туры килгән торак биналарның гомуми мәйданы уртача респу­блика күрсәткеченнән югары һәм 26,9 кв.метр тәшкил итә. Бүгенге көндә шәһәрдә күпфатирлы ике йорт һәм балалар поликлиникасын төзү дәвам итә. Балалар бакчасы төзүгә әзерлек эшләре бара.

Районда “Заманча шәһәр мохите” өстенлекле проек­тын гамәлгә ашыру уңышлы дәвам итә, ул торак пунктлар биләмәләрен комплекслы үстерүгә, халыкның күпләп ял итүе өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән. Быел Матросов ис. паркны төзекләндерү, шулай ук авыл биләмәләренең җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланырга тиеш. Күпфатирлы йортларда подъездлар­ны ремонтлау дәвам итә, ул агымдагы елның октябрендә тәмамланырга тиеш.

Социаль өлкәне үстерүнең төп нәтиҗәләре турында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Әхмәдиев чыгыш ясады. Ул мәгариф өлкәсендәге “Взлетай”, “Современная школа” кебек проект­лар турында сөйләде. Районда физик культура һәм спортны үстерү өчен күп эш башкарыла, аеруча яшьләр арасында. Халыкны социаль яклау өлкәсендә бөтен ярдәм чаралары күрсәтелгән һәм 50 төр буенча барлыгы 146,5 миллион сумлык пособиеләр һәм компенсацияләр түләнгән.

Кызганычка каршы, демография күрсәткечләре начар­лану дәвам итә. Агымдагы елның 5 аенда районда 208 бала туган, 354 кеше үлгән. Табигый азаю 146 кеше тәшкил итә. Шуның өчен балалар тууны арттыру һәм үлемне киметү буенча бөтен чараларны күрү зарур.

Агрокомплекс предприятиеләре эшчәнлеге йомгаклары һәм урып-җыю чорына бурычлар турында район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Салават Ислакаев җиткерде.

Квалификацияле табиб кадрларны җәлеп итү проблемасы һәм бу җәһәттән билгеләнгән бурычлар турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин сөйләде. Монда инде кайбер уңай нәтиҗәләр бар.

Ары таба җыелучылар елның калган өлешенә бурычлар билгеләде һәм тиешле карарлар кабул итте.



Читайте нас: