Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 ноябрь 2018, 02:00

ЯҢА КҮЛӘМДӘ

Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында Башкортстан Республикасында пенсионерның яшәү мини­мумы күләме расланды, ул 2017 елдагы 8320 сум уры­нына 2019 елда 8645 сум булачак.
Районда 2300 дән артык әшләмәүче пенсионер 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә федераль социаль өстәмәне яңа күләмдә алачак. Аларның исәбеннән 300ләп граждан Федераль социаль өстәмә түләү хокукына беренче тапкыр ия була.
Эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләүнең бу төре 2010 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән иде. Социаль өстәмәнең күләме һәр пенсионерныкы индивидуаль һәм ул анын матди тәәмин ителешенең гомуми суммасы (аңа пенсияләр, айлык акчалата түләүләр, өстәмә матди тәәмин ителеш, шулай ук төбәк түләуләре керә) пенсионерның яшәү минимумы зурлыгыннан никадәр түбән булуына бәйле.
2018 елнын 1 гыйнварыннан пенсиягә өстәмә социаль түләүне билгеләү өчен гаризаны аңа хокук беренче тапкыр барлыкка килгән пенсионерларга гына язарга кирәк булачак. Гариза пенсия алу урыны буенча Пенсия фонды идарәсендә агымдагы елның декабрендә бирелә, чөнки социаль өстәмә гариза язган айдан сон килгән айнын беренче числосыннан билгеләнә. 18 яше тулмаган пенсия алучыларга со­циаль өстәмә түләү гаризасыз гына билгеләнә.
Агымдагы елның 10аенда район пенсионерларына федераль бюджеттан өстәмә социаль түләүгә чыгымнар 38 миллион сум тәшкил иткән.

И.НУРТДИНОВ, идарә начальнигы.



Читайте нас: