Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 октябрь 2018, 02:00

ТАМЫРДАН ҮЗГӘРӘ

Бөтен деньяда куптән инде чүп-чарны аерым жыюга күчкәндә, Русиядә көнкүреш калдыкларының 90 проценты чүп полигоннарында череп ята. Язганыбызча, 2019 елныц 1 гыйнварыннан Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек, калдыклар белән эш итүнең бөтен системасы кабат каралачак. Яңа “чүп-чар” реформасы табигатькә зур экологик йөкләнешне кимету өчен кирәк. Республикада яшәучеләрне нинди үзгәрешләр көтә? Нәрсә узгәрәчәк һәм тирә- як мохит чистарак булачакмы?

ЯҢА СХЕМА БУЕНЧА Көтелгән беренче үзгәреш - калдыклар белән эш итү схемасы. Элек чүп-чарны жыю, чыгару һәм утильләштерү өчен муниципалитетлар жаваплы булса, яңа елдан ул дүрт төбәк операторларының хәстәрлегенә әвереләчәк. Алар арасында Башкортстан территориаль зоналарга буленгән.

ОПЕРАТОРЛАР АРАСЫНДА - “ДУРТӨЙЛЕМЕЛИОВОДСТРОЙ” “Спецавтохозяйство по уборке города” (Уфа) башкалада, шулай ук янәшәдәге

14 районда - республиканың үзәге һәм көнчыгышында - чүп-чар белән эш итүне көйләячәк. “Дуртөйлемелиоводстрой” компаниясе ике зона өчен жаваплы: зона №2

- төбәкнең төньягы һәм зона №4 (ябык Межгорье шэһэре). “Экосити” компаниясе мәйданы буенча ик зур территориядә №3 - республиканык көньяк районнары, “Экология-Т” җәмгыяте - төбәкнең көнбатыш зонасында эшләячәк.

БАШЫННАН АХЫРЫНА КАДӘР Төбәк операторлары белән килешуләр 10 елга төзелгән. Алар системаны башыннан ахырына кадәр оештырырга: Һәр торак пункттан (хәтта иң кечкенә һәм иң ерактагы- лар) чүп-чарны җыярга һәм чыгарырга, чүп ташучылар белән эшне көйләргә, чүп-чарны сортларга аеру комплексларының булганнарын камилләштерергә, җитмәгәннәрен төзергә, эшкәртүгә яраклы калдыкларны махсус предприятиеләргә һәм төзеләчәк өч экотехнопаркка җибәрергә тиеш. Калган, эшкәртелми торган чүп-чар полигоннарда кумеләчәк.

“ЧҮП-ЧАР” РЕФОРМАСЫНЫҢ ТӨП ИДЕЯСЕ

“Чүп-чар” реформасының төп идеясе - мөмкин кадәр азрак җиргә күмәргә, мөмкин кадәр күбрәк кабат файдаланырга. Закон икенчел ресурсларның билгеле төрләрен җиргә күмүне тыя.

“ЧҮП-ЧАР” РЕФОРМАСЫ СПОНСОРЫ Шул ук вакытта халык өчен “чүп” тарифлары үзгәрәчәк. Түләү күләме яшәүчеләр санына һәм ничә кешенең “чүп булдыруына” бәйле булачак. Төгәл санны БР тарифлар буенча дәүләт комитеты әйтәчәк. Бөтен акчаларны төбәк операторы туплаячак. Анык хезмәтләре бәясенә чүп-чарны ташу, күчерү, күмү һәм хәвефле калдыкларны юк итү чыгымнары керәчәк. Бер яктан, халык “чүп- чар” реформасының спонсорына әверелә һәм властьлар кешеләрнең яңа түләуләр җәһәтеннән борчылуын алдан аклый.

60 МИЛЛИОН ТОННА ЧҮП-ЧАР Тик, икенче яктан, каты көнкуреш калдыкларын чыгару өлкәсендә яңа инфраструк­тура - кичектергесез. Бер елда Русиядә 60 миллион тонна каты көнкүреш калдыклары барлыкка килә, безнең республикада гына 2300 ләп рөхсәт ителмәгән чүп түгү урыннары бар, полигоннар бик тиз тула, республикада булган 47 полигонның куәте ике елдан да кубрәккә житмәячәк.



Читайте нас: