Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
30 октябрь 2020, 18:15

"Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте Агыйдел елгасы аша продуктүткәргечнең су асты кичүен реконструкцияләде

2019 елның гыйнварыннан Башкортстан Республикасының Благовещенск районындагы Агыйдел елгасы аша Уфа – Камбарка магистраль нефть продуктлары үткәргеченең су асты кичүен реконструкцияләү буенча масштаблы эшләр башкарылды.

2019 елның гыйнварыннан Башкортстан Республикасының Благовещенск районындагы Агыйдел елгасы аша Уфа – Камбарка магистраль нефть продуктлары үткәргеченең су асты кичүен реконструкцияләү буенча масштаблы эшләр башкарылды. Бүгенге көндә «Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте торбаүткәргечнең ышанычлылыгын һәм хєвефсезлеген арттыру буенча эшләрне тәмамлады.

Су асты кичүен реконструкцияләү вакытында күп эшләр башкарылды. Гомумән алганда, предприятие хезмәткәрләре 6,3 мең метр озынлыктагы торбаүткәргеч участокларын монтажлады. Шул ук вакытта елганың ике ярында да су асты кичүенең асылмалы өлешендәге магистраль торбаүткәргеч участокларын траншеяга ачык җәю ысулы, елга үзәне астында – сөйрәп кертү ысулы белән алыштырдылар. Тугай-Яңа Торбаслы автоюлы аша чыгу юлы горизонталь юнәлешле бораулау ярдәмендә, катламаны җимермичә, транспорт хәрәкәтен чикләмичә төзелгән, торба участогы саклагыч футлярда урнаштырылган.

Моннан тыш, электр челтәре хуҗалыгын өлешчә алыштырдылар: елганың сул як ярындагы комплектлы трансформатор подстанциясе, электр үткәргечнең трасса линиясе буенда терәкләре һәм үткәргеч яңартылды.

Эшләрне башкарганда сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләре генә үтәлмәде, шулай ук коронавирус йогышын таратмау өчен барлык кирәкле чаралар да күрелде. Барлык хезмәткәрләр дә шәхси саклану чараларын кулланды. Өстәвенә, су асты кичүен тоташтыру нефть продуктларын нефть эшкәртү заводларыннан кабул итүне туктатмыйча башкарылды. Аны кече нефть компанияләре буенча нефть продуктларын транспортлау күләменең пландагы кимүенє 60 сәгатькә туры китерделәр.

Барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда башкарылды һәм магистраль продукт үткәргече штат режимында эшли.

Читайте нас: