Юлдаш
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
23 октябрь 2020, 17:40

Дүртөйлеләр катнашлыгында нефтьчеләр Башкортстанда 22 меңнән артык чыршы утыртты

«Башнефть-Добыча» - «Башнефть» җәмгыятенең углеводород чималын разведкалау һәм чы­гару буенча төп операторы. Ул Башкортстан Республикасының Бөре районында чыршы утырту инициативасы белән чыкты.

«Башнефть-Добыча» - «Башнефть» җәмгыятенең углеводород чималын разведкалау һәм чы­гару буенча төп операторы. Ул Башкортстан Республикасының Бөре районында чыршы утырту инициативасы белән чыкты. Агыйдел елгасының уң як ярында нефтьчеләр 13200 үсенте утыртты. Ылыслы токым утыртылган участок мәйданы 3,3 гектар тәшкил итә. Бу эштә Дүртөйле нефтьчеләре дә актив катнашты.

Бу предприятиенең инде икенче экологик акциясе. Бер атна элек компания хезмәткәрләре Аскын районында ике гектардан артык мәйданда тугыз мең чыршы үсентесе утыртты.

Утырту өчен чыршы ялгыш сайланмаган. Компания үзләренең экологик инициативаларын төрле яклап бәяләү һәм урман торгызу проектын эшләү өчен җәлеп иткән экс­пертлар йомгаклары буенча, барлык ылыслы токымнар­дан нәкъ менә чыршы Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән килешелгән участокта туфракның үзенчәлекләренә аеруча җайлашкан.

Башкортстан Республикасының төньяк климат шарт­лары өчен районлаштырылган биш яшьлек үсентеләрне нефтьчеләр Борай урман хуҗалыгының махсуслаш- тырылган питомнигыннан сатып алган.

- Үсентеләрне сайлап алуга компаниянең җентекләп каравы һәм бүленгән участокны утыртуга барлык кагыйдәләр буенча әзерләве, бүген утыртылган агачларның үсеп китүенә югары фаразлар бирә. Мөгаен, ул 80-90 процент тәшкил итәчәк. Утырту материалының сыйфаты бик яхшы! - дип уртаклашты агачлар утырту барышын күзәтеп торучы Бөре һәм Яндыз урман хуҗалыклары участок лесничие Андрей Десяткин.

«Башнефть-Добыча» экологик инициативасының үзенчәлеге - яшь чыршылыкны утырту урыны өчен махсус курчалаудагы табигать территориясен сайлау. Яшеллән- дерелгән участок Бөре заказнигы өлешенә керә, ул бу урыннар өчен традицион булган аучылык-промысел хай­ваннары популяциясен генә түгел, ә сирәк очрый торган кош төрен - ак койрыклы бөркетне дә саклый. Заказникта яшәүче бу сирәк кош Европа ерткыч кошлары арасында зурлыгы буенча дүртенче урында тора. Зурларының канат кагышы 2,3 метрга җитәргә мөмкин.

- Җитештерү эшчәнлеге алып барылган регионнар­да тирә-як мохит турында кайгырту безнең эшнең бик мөһим өлеше булып тора. Быел без җитештерү объект­ларында тирә-як мохиткә тискәре йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирүче яңа техник карарлар кертүне дәвам иттек һәм, шул исәптән, агачлар утырту һәм республи­ка сулыкларына яшь балык җибәрү юлы белән биологик ресурсларны тергезә башладык, - дип билгеләде, Бөре заказнигында чыршылык утыртуда шәхсән үзе катнашучы, «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең генераль директоры вазифаларын башкаручы Сергей Нонява.

Биоресурсларны тергезү өлкәсендә «Башнефть- Добыча»ның киләсе адымы - Башкортстан сулыкларына балык җибәрү. Ноябрь аенда ук предприятие республиканың елгаларына һәм сусаклагычларына берничә дистә мең сазан һәм кызыл китапка кергән чөгә маймычларын җибәрүне планлаштыра. Өстәвенә, кыйммәтле балык популяция­сен ясалма арттыру буенча үткәреләчәк акция дә бу елда икенче булачак. Июльдә «Башнефть-Добыча» Агыйдел һәм Павлов сусаклагычларына 100 мең тирәсе чөгә маймыч­ларын җибәргән иде инде.

Читайте нас: