Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
8 сентябрь 2020, 16:55

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте Башкортстан Республикасы сулыкларына чөгә балыгы маймычларын җибәрде

Шушы көннәрдә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте Башкортстан Республикасы сулыкларына - Агыйдел елгасына һәм аның Бөре шәһәре тирәсендәге кушылдыкларына, шулай ук Караидел районында Павловка сусаклагычына чөгә балыгының 220 мең маймычын җибәрде.

Шушы көннәрдә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте Башкортстан Республикасы сулыкларына - Агыйдел елгасына һәм аның Бөре шәһәре тирәсендәге кушылдыкларына, шулай ук Караидел районында Павловка сусаклагычына чөгә балыгының 220 мең маймычын җибәрде.

Маймычлар Пермь краенда урнашкан балык үрчетү үзәгеннән балыкларның тереклеген тәэмин итү өчен тиешле шартларны сакларга мөмкинлек бирүче җиһазлары булган махсус транспорт ярдәмендә китерелде. Маймычның уртача авырлыгы - 3 грамм. Чыгышы Камадан булган чөгә файдаланылды, балыкның әлеге төре төбәкнең су объектлары өчен табигый популяция булып тора.

Яшь балыкларны җибәрү барышына «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең экологик хәвефсезлек һәм табигатьтән рациональ файдалану бүлеге белгечләре һәм Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе Башкортстан Республикасы буенча биологик су ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелек һәм саклау бүлеге вәкилләре контрольлек итте. Белгечләр җибәрү алдыннан маймычларның торышы канәгатьләнерлек булуын һәм аны үткәрү шартларының барлык таләпләре дә үтәлүен раслады.

Судагы биологик ресурсларны ясалма рәвештә яңадан җитештерү буенча экологик компенсация чарасы «Транснефть» ачык акционерлар җәмгыяте объектлары булган урыннарда 2019-2020 еллар дәвамында биологик төрлелекне саклау буенча корпоратив программа кысаларында үтте.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте өчен судагы биологик ресурсларны яңадан җитештерү табигатьне саклау чараларының мөһим өлеше булып тора. Алдарак, 2020 елда августның беренче яртысында предприятие чөгә балыгы маймычларын Төмән өлкәсе сулыкларына (199 мең маймыч) һәм Самара өлкәсе территориясендә Саратов сусаклагычына (16,6 мең маймыч) җибәргән иде.

Читайте нас: