Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
24 август 2020, 13:30

Герой паркын матурладылар

Кояшлы 13 август көнне,волонтерлык хәрәкәте кысаларында тикшерү изоляторы өмә үткәрде. Себеркеләр, триммерлар, тырмалар белән коралланып, күтәренке кәеф белән Бәйгелде авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшков исемендәге скверга юлландылар.

Кояшлы 13 август көнне,волонтерлык хәрәкәте кысаларында тикшерү изоляторы өмә үткәрде. Себеркеләр, трим- мерлар, тырмалар белән коралланып, күтәренке кәеф белән Бәйгелде авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшков исемендәге скверга юлландылар.

Өмәдә катнашучылар, дәртләнеп, тирә-якны тәртипкә салырга кереште: үлән чаптылар, сынган ботакларны җыйдылар, юлларны себерделәр, бордюрларны агарттылар, комлыкны йомшарттылар, чүп җыйдылар. һәм нибары берничә сәгать эчендә парк күзгә күренеп үзгәрде! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өмә нуны профилактикалауның барлык кагыйдәләрен исәпкә алып үткәрелде: өмәдә катнашучылар барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде, тиешле дистанция сакланды, кешеләр туп­ ланмады. Барлык эшләр тәмамланганнан соң коралларга дезинфекция үткәрелде. Чөнки тормыш үз кагыйдәләрен куя...

Илгиз КАНЗАФАРОВ, СИЗО-5 ФКУ начальнигы.

Читайте нас: