Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
3 июнь 2020, 13:00

Табигатьне чүп-чардан тазартырга булыш!

Һәр җомгада район предприятиеләре һәм учреждениеләре эшчеләре «Чисталык көне» акциясендә актив катнаша. Бу юлы алар Магистраль, Индустриаль һәм Кал­мык урамнары буйларындагы территорияне җыештырырга кереште.

Һәр җомгада район предприятиеләре һәм учреждениеләре эшчеләре «Чисталык көне» акциясендә актив катнаша. Бу юлы алар Магистраль, Индустриаль һәм Кал­мык урамнары буйларындагы территорияне җыештырырга кереште.

Санитар җомгада катнашучылар юл буйларындагы урман посадкалары буенча ауган агачларны җыештыру, трасса читләреннән чүп-чар җыю һәм чыгару белән шөгыльләнделәр. «Әлеге акциядә республика Башлыгы Указы белән туктатылмаган барлык оешмалар да катна­ша. Бу юлы чистартуга якынча җиде коллектив чыкты, барлыгы сиксәнгә якын кеше», - дип сөйләде шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Данил Дәүләтов.

Төзекләндерү һәм тәртип урнаштыру эшләре бөтен район буенча бара. Чираттагы «субботник» безнең район халкының үз торак пунктларында чисталык һәм тәртип урнаштыру теләге белән активлыгын күрсәтте. Бу бик куанычлы хәл. Алдагы «Чисталык көннәре» дә шулай ук актив узар, дип өметләнәбез.

Исегезгә төшерәбез, 2020 ел республика Торак пунктлар эстетикасы елы, дип игълан ителде. Шуңа күрә, «Чисталык көннәре» һәр шәһәрдә һәм һәр авылда уртак «генераль җыештыру» көннәре булырга тиеш. Акция кысаларында предприятиеләр катнашлыгында урамнар, юллар, парклар һәм башка территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту каралган. Халыкка йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү тәкъдим ителгән.

Читайте нас: