Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Экология
5 апрель 2018, 02:00

БАРЫСЫНА ДА РӨХСӘТ ЮК

Урман, анда ял итәргә килгәннәрнең барысын да кунакчыл кабул итә, тик шулай булса да, аның үзенә ярдәм кирәк. Урманда бөтен нәрсә рөхсәт ителә дип исәпләүче кешеләр дә бар: учак ягарга, чүп туздырырга, агачларны сындырырга, таптарга, үсемлекләрне йолкырга һәм юк итәргә. Еш кына урманга анда үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәгән кешеләр килә, аларның урманны яратуы “үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү” өчен генә.

Янгыннар урманнарга гаять зур зыян китерә. Бу агачлар өчен генә түгел, бәлки бөтен тереклекөчен бәла. Аларныңтөп сәбәбе - кешеләрнең янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуы. Берничә минут эчендә ут дистә еллар үскәнне юкитәргә мөмкин. Янгын хәтта җирдә булып, агачларның кәүсәләренә күчеп өлгермәгәндә дә зур зыян сала. Монда исә урман аслыгы яна, файдалы бөҗәкләр һәм микроорганизмнар һәлак була. Ут агачларны йончыта. Аларга корткычлар һөҗүм итә, шул сәбәпле, күпмедер вакыт үтүгә агачлар үлә.

Урманда, аеруча коры көннәрдә, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Шуны онытмагыз: тирә-як мохитне саклау - һәркемнең бурычы! Учакягар алдыннан, аныңөчен билгеләнгән урында чирәм катламын ачып алалар һәм аны читкә илтеп куялар. Чокырдагы коры үләннәрне өзәләр. Әгәр грунтторфлы булса, учак ягу катгый тыела, чөнки бутуфракасты янгынына китерүе ихтимал.

Учакның кирәге беткәч, аны су сибеп яки балчык ташлап сүндерергә, ә чирәм катламын элекке урынына куярга кирәк. Шәһәрләрнең яшел зоналарында ут ягу рөхсәт ителми.

Янгыннарны булдырмау максатында урманны корыган агачлардан, чыбык чабыктан, чүп-чардан чистарталар, янгынга каршы махсус полосалар ясыйлар, комда утка чыдам ылыслы һәм яфраклы үсемлекләр үстерәләр. Урман янгыннарын вакытында ачыклау өчен авиапатруль һәм урманнарны җирдән саклау кулланыла, күзәтү башнялары, янгын-химик станцияләр төзиләр, урман хуҗалыгы предприятиеләре махсус янгын сүндерү техникасы белән тәэмин ителә. Шулай да, урманнарны янгыннардан саклауда иң мөһиме - ял итүчеләрнең урманнарда, аеруча яшел зоналарда, үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәве. Урманда булган һәркем янгын сүндерү кагыйдәләрен белергә тиеш. Янгын җирдә барлыкка килгәндә утны яфраклы агач ботаклары белән сүндерәләр, су сибәләр, балчык ташлыйлар, махсус химик препаратлар кулланалар, сабаннар ярдәмендә минерализацияләнгән полосалар ясыйлар һ.б. Югарыдагы янгынны туктату өчен, янгына каршы аралык булдыру зарур.

Урманда янгын күргән һәркем, кичекмәстән аны сүндерү чараларын күрергә тиеш. Әгәр моныүзкөчеңбелән баш караалмыйсыңикән, урман I хуҗалыгы хезмәтенә (тел.: 8-34787-3-72-71, 8-34787-3-72-78), район янгын сүндерү частена (тел.: 01, 112, 2-21 -75, 2-20-44) яки БР Урман III хуҗалыгы министрлыгының Төбәк диспетчерлык хезмәтенә (8-347-218-14-14) хәбәр итәргә кирәк.

Урманда булганда, янгын хәвефсезлеге чараларын үтәгез, чөнки урманнар- планетабызның табигый үпкәләре!


Рәшит ГАРИПОВ, урман саклау инженеры


Читайте нас: