Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
2 апрель 2018, 02:00

САК БУЛЫГЫЗ: язгы БОЗ!

Ел саен Русиядә, төрле сәбәпләр буенча, суда 20000 кеше һәлак була. Алар исәбендә юка боз өстендә балык тоту файдасына үз хәвефсезлеген санламаган тәҗрибәле балыкчылар һәм әти-әниләренең тыюын тыңламыйча, куркыныч урында калган акылсыз балалар бар. Яз көне боз үзенең ныклыгын тиз югалта. Андый чорда бозга керү хәвефле генә түгел, ә катгый тыела. Сулыктагы бозның ка­лынлыгы барлык урында да бертөрле түгел, иң юка боз - яр буйларында.

Әгәр сез үзегез генә икән, беркайчан да бозга кермәгез. Бозга керер алдыннан аның ныклыгына инаныгыз, хәл-шартларны бәяләгез,әйләнеп кайтырга туры киләчәк маршрутны билгеләгез.

Үзегезнең алдагы һәм ян-яктагы бозга озын таяк белән бәреп карагыз, әгәр шул суккалаулардан соң боз өстенә су чыкса, сак кына артка борылыгыз. Ярга табан тыныч кына, аякларыгызны боздан алмыйча барыгыз.

Әгәр боз өсте купшакланган, ә кайбер урыннарына су чыккан икән, анда беркайчан да кермәгез. Язгы боз кышкысы кебек хәвеф турында кисәтеп чатырдамый, ә аз гына шыштырдап ватыла.

Бозның ватылуын түбәндәгечә кисәтергә була: бозга ятарга, мөмкин кадәр күбрәк терәлү мәйданын биләп таякка таянырга һәм ярга таба шуышырга кирәк.



Читайте нас: