Семинар БР Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты рәисе урынбасары Нәфис Суфияров катнашлыгында өченче квартал өчен хокук куллану практикасын күзәтүгә ачык тыңлаулар формасында үтте. Чарага районның авыл биләмәләре башлыклары,предприятиеләр җитәкчеләре, белгечләр, эшкуарлар, шулай ук Илеш районыннан кунаклар чакырылган иде.
Нәфис Рәфис улы комитет тарафыннан үткәрелгән тикшер үләрһәм рейд чаралары практикасы турында анык мисаллар китереп сөйләде. Закон тәртибен бозу буенча елның-елында бер дәрәҗәдә кала килгән мәгълүматлар җиткерелде.
Авылларда чүп түгү урыннары турындагы мәсьәлә күтәрелде. Сер түгел, бүген чүп-чарны урманнарга, яланнарга түгүче гражданнар бар. Нәфис Суфияров авыл биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, мондый оч ракларда телдән замечание белән генә чикләнмәскә, әгәр закон бозулар дәвам итсә -турыдан-туры комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән тәкъдимне җиткерде. Атмосфера һавасын саклау, шул исәптән, чүп-чар, бакча участокларында үсемлек калдыкларын яндыру (бу вакытта берничә көн дәвамындаһавадакуетөтенсаклана)турында күп әйтелде. Монда исә күпләр белмидер: дөрес компостлаганда (һава кермәгәндә) зарарлы микроорганизмнар һәм чүп үләннәренең орлы- клары тулысынча юкка чыга.
Шулай ук су кодексына, җир асты байлыкларына тукталдылар. Чыгыш җентекле, анык мисаллар, фотографияләр, шул исәптән, урындагы материаллар белән тулыландырылды. Семинарда катнашучылар күп сораулар бирде, җанлы бәйләнеш барлыкка килде.
- Мондый семинарлар табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендә гамәли занятиеләр, шул исәптән, закон актларына күзәтүдә булып тора, - диде Дүртөйле районы буенча эколог Радим Вәлиев. - Район һәм шәһәр хакимияте, авыл биләмәләре башлыклары тырышлыгы белән безнең район буенча бик күп эш башкарылды. Соңгы вакытта мәгариф һәм мәдәни ят идарәләре белән үзара тыгыз элемтә барлыкка килде, шул исәптән, Экология елын үткәрү кысаларында. Әлбәттә, про-блемаларкалаәле. Беренче чиратта, авыл җирләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару буенча. Бездә әле булса калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга чы гарып ташлаган гражданнар бар.