Юлдаш
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
19 октябрь 2017, 02:00

«ЯШЕЛ ПЛАНЕТА»


«ЯШЕЛ ПЛАНЕТА»

- «Тормыш агачы» экология акциясе инициаторына әверелгән иҗтимагый оешма (җитәкчесе Максим Некрасов) шулай атала. Чара җәмгыятьне урман байлыкларын тергезүһөм арттыру проблемаларына җәлеп итү җәһәтеннән оештырылды. Проектның максаты - тоташ ил буйлап үсентеләрне күпләп утырту. Безнең районга ылыслы агачларның 2000 үсентесе бүленде, алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир дүртөйлелөр истәлегенә мемориаль комплекс территориясендә, «Таныш» сәүдә үзәге янында, Гөбелекөчек авылында, Аргамак авылы буасы янында утыртылды. Моннан тыш, торак йортлар территорияләрен яшелләндерүдә «Коммунальник» МУП, «Коммунальник+», «Жилстрой», «Торак-эксплуатация идарәсе», «Шәһәр торак идарәсе», «Альтернатива» коллективлары катнашты.
Маринеско урамында үсентеләр утырту киңколачлы экологик чарага әверелде. Эшне оештыручы - шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Ришат Вөлиев. Гариза бирүче - Балтыйк флотының «Атака века» буенчатанылган, Кызыл байраклы С-13 су асты көймәсе командиры, 3 нче ранг капитаны, Советлар Союзы Герое Александр Маринескога һәйкәл кую буенча инициатив төркем. Төркемне БР Диңгезчеләр җыел ышыныңДүртөйледәге филиалы рәисе Закир Нуриәхмәтов һәм аның урынбасары Вил Шәйдуллинҗитәкли.
Дүртөйле лесничествосы инженеры Рәшит Гарипов, БР Табигатьтән файдалануфлотының 2 нче флотилиясе 8 нче атом су асты көймәләре дивизия­се экс-командиры, отставкадагы 1 ранг капитаны, Каеш авылында туып үскән Даһи Мирһаҗев, хакимият каршындагы җәмәгать советы рәисе урынбасары Фәрит Карманов, сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветеранна­ры (пенсионерлары)советы(рәисе Газим Сәетов), Бөтенрусия сукыр­лар җәмгыятенең урындагы оешма­сы (Марат Сәлимов), ДОСААФның урындагы бүлекчәсе (Сергей Сидоров), техник инвентаризация-бюро филиалы (шәһәр Советы депутаты Рөстәм Зарипов), «Росгосстрах» (Урал Миңнегәрәев), изге Василий Великий хөрмәтенә төзелгән чиркәү мәхәлләсе һәм «Юлдаш» гәзите ре­дакциясе вәкилләре, волонтерлар, «Яшь гвардия» иҗтимагый-сәяси оешмасы әгъзалары катнашты.
Бу территориядә 100 гә якын чыр­шы, ак чыршы, карагай үсентеләре уты ртылды.

Илдус ТИМЕРХАНОВ.


Читайте нас: