Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Экология
17 октябрь 2017, 02:00

ОЧРАШУ УРЫНЫ - ДҮРТӨЙЛЕ

Безнең әңгәмәдәшебез - районның экологы, БР Таби­гать министрлыгы эксперты Радим Вәлиев.


- Радим Рик улы, Экология һәм махсус саклаулы биләмәләр елының дүртенче кварталы башланды.

- Әйе, ел тәмамлануга якынлаша. Соңгыдан алдагы - өченче кварталга йомгак ясарга вакыт җитте, һәм респу­бликада БР Экология министрлыгының хокуккулланупрактикасы нәтиҗәләрен, мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча кул­ланмаларны ачык тикшерү буенча семинарлар узачак.

- Алар кайчанга планлаштырыла һәм ничек оештырылган?

- Мондыйсеминарларреспубликада унлап булачак, алар октябрьнең икенче декадасында башлана һәм киләсе ай дәвамында барачак.

- Шундый семинар безнең шәһәрдә дә булачак дигән мәгълүматлар бар.

- Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрен, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Чакмагыш, Тәтешле, Яңавыл районнарын үз эченә алган Нефтекама территориаль комитеты семинарын безнең шәһәрдә үткәрү планлашты­рыла. Теләгән һәркем 19 октябрьдә 10 сәгатьтә авыл хуҗалыгы идарәсе залында ачык фикер алышуларда кат­наша ала.


Читайте нас: