Юлдаш
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 Май 2020, 17:10

Белем алу өчен киртә юк

«Бердәм Русия» башлаган «Өйдә белем алырга ярдәм ит» федераль программасы кысаларында Дүртөйле районыннан 3 мәктәп укучысы уку елын уңышлы тәмамлау өчен планшетлар алды.

«Бердәм Русия» башлаган «Өйдә белем алырга ярдәм ит» федераль программасы кысаларында Дүртөйле районыннан 3 мәктәп укучысы уку елын уңышлы тәмамлау өчен планшетлар алды.

Дистанцион укыту башлануга компьютерлар, планшетлар һәм башка гаджетлар булу байлык түгел, бәлки ихтыяҗга әверелде. Хәзер алардан башка вакыт белән бергә атлау һәм укудан калышмау мөмкин түгел. Беренчечиратта, техника юклык күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә кагылды. Иң авыры - чыгарылыш сыйныфлар укучыларына. Чөнки нәкъ алар алдында бу елда БДИ тапшыру һәм уку йортларына керү бурычы тора.

Әлеге программа ярдәмендә ун­беренче сыйныфлардан 3 укучы уку елын башка сабакташлары белән бердәй тәмамлый һәм кабул итү имти­ханнарына өстәмә рәвештә әзерләнә ала. Күптән түгел район хакимияте башлыгы Р. Йосыпов кулыннан алар яңа техниканы алды. Риф Сәгъдәтулла улы кайтарылган техниканы адрес­лар буенча шәхсән үзе илтеп бир- де һәм балаларга уку елын уңышлы тәмамлауларын теләде. Электрон гаджетларны тапшыруда шулай ук аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Әхмәдиев,мәгариф идарәсе начальнигы Нәсимә Ибатул­лина, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге секретаре Гөлназ Галимова да катнашты.

«Мин программаны оештыручылар­га бик рәхмәтлемен, кем әйтмешли, ярдәм кирәк чакта килде. Хәзер кы­зым Элинага психология юнәлешендә югары уку йортына керү турындагы хыялын тормышка ашыруда каршы­ лыклар азрак булачак. Ул биология, математика һәм рус теле буенча нык­лап әзерләнә», - дип шатлыгы белән уртаклашты Иске Яндыз авылыннан күпбалалы әни Ләйсән.

Бердәм русиялеләр вәкиле Гөлназ Рафаилкызыәйтүенчә,безнеңрайонда элегрәк мондый изге эшләр башка­рылган иде. «Миядек авыл Советы депутаты Руслан Фатихов тырышлыгы белән Ярмия авылыннан 11 сыйныф укучысы Елена Мәрдамшина Apple iPad планшеты алды. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә, барысы да мәктәп укучылары», - дип сөйләде ул.

Читайте нас: