Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2020, 14:10

«Кара диңгез» «алтын» булсын өчен

Үткән атнада «еникеевчылар» да сабан ашлыгын чәчүне башлады. Башкарасы эшләр 1200 гектарда көтелә. Уҗымнарны өстәмә тукландыру, ә ул азмы- күпме 800 гектар тәшкил итә, шулай ук тырмалау эше дә тәмамланды. Борчак- 253, арпа - 400, бодай - 630, кукуруз - 350, солы - 80, берьеллык үләннәрне - 180 гектарларда үстерергә планлаштырыла.

Үткән атнада «еникеевчылар» да сабан ашлыгын чәчүне башлады. Башкарасы эшләр 1200 гектарда көтелә. Уҗымнарны өстәмә тукландыру, ә ул азмы- күпме 800 гектар тәшкил итә, шулай ук тырмалау эше дә тәмамланды. Борчак- 253, арпа - 400, бодай - 630, кукуруз - 350, солы - 80, берьеллык үләннәрне - 180 гектарларда үстерергә планлаштырыла.

Баш агроном Ирек Гыйлметдинов сөйләвенчә, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә, ашламалар былтыргыга караганда күбрәк кайтарылган. Сортларны яңарту өстендә эшлиләр. «Калинка» бодай һәм «памяти Чепелева» арпа элита сортларыннан яхшы уңыш көтәләр. Бу сортларның җилеме дә, уңышы да югары булырга тиеш.

Ничә еллар инде хуҗалыкта, фураж өчен, соя культурасын үстерәләр, һәм ул киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Быел аны 80 гектарда чәчәргә уйлыйлар. Ул, аксымга бай орлык, малчылык күрсәткечләрендә үз өлешен кертеп өметләрне аклады. Сояны экструдер аша үткәреп, комбикорм әзерләгәндә кулланалар.

Кырда биш чәчү агрегаты эшләячәк, аларның икесе былтыр сатып алынды. Ирек Әбүзәр улы язгы-кыр эшләрендә эшләүчеләрнең исемнәрен дә санап үтте. Алар - механизаторлар Рәшит Ибраһимов, Рөстәм Нуретдинов, Тәлгать Бакиров, водительләр РишаХөснетдинов, Рәзиф Нәҗметдинов.

Хакимият башлыгы Риф Йосыпов, аның урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге на­чальнигы Салават Ислакаев, баш агроном Эдуард Янсубаев, бүлекнең баш инженеры Рузил Садыйков, һәм әлбәттә, хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков игенчеләргә уңышлы эш һәм мул уңыш үстерү теләкләрен юлла­ды. Тәкәрлек авылы хәзрәт Галиев җир улларына ярдәм сорап Коръән догалары укыды. Борынгыдан килгән йола буенча, башаклар эре, тук булсын өчен, буразнага пешкән тавык йомыркалары тәгәрәтелде.

Чәчү агрегаты эшен кыр ягына боргач, МТМга Пензадан юлланган зур фургон килеп туктады. Кузовларны ачтылар. Анда ике яңа, СЗ - 5,4 маркалы чәчү агрегаты иде. Автокран да килеп җитте. Яңа тех­никаны мастерской территориясенә бу­шаттылар. Күренүенчә, алар да агымдагы чәчү компаниясендә катнашыр.

Фотода: Хуҗалыкның баш агрономы Ирек Гыйлметдинов, механизатор Тәлгать Бакиров, водитель Рәзиф Нәҗметдинов, механизатор Рәшит Ибраһимов.






Читайте нас: