Юлдаш
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 18:45

«Хатын-кыз - эшче, хатын-кыз - ана»

Дүртөйледә 30 районнан да күбрәк хатын-кызлар советы вәкилләрен җыйган төбәк форумы үтте. Алар өчен тематик мәйданчыклар, мастер-класслар, тренинглар оештырылды. Форумга почетлы кунак - республикадагы беренче леди Каринэ Хәбирова килде.

Дүртөйледә 30 районнан да күбрәк хатын-кызлар советы вәкилләрен җыйган төбәк форумы үтте. Алар өчен тематик мәйданчыклар, мастер-класслар, тренинглар оештырылды. Форумга почетлы кунак - республикадагы беренче леди Каринэ Хәбирова килде.

Мәдәният сараеның паркет залында шәһәрнең һәм районның төрле оешмалары тәкъдим иткән масштаблы күргәзмәләр оештырылды. Алар арасында музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары һәм педагогларының эшләре, шәһәр музее экспонатлары, «Таң» җәмгыятенең үз икмәк-булка һәм кондитер продукцияләре һ.б. тәкъдим ителде. «Матурлык территориясендә» бьюти-инду- стрия вәкилләре хатын-кыз белән матурлык серләрен бүлеште. «Людмила» кибете заманча хатын-кыз модасы шаукымы белән таныштырды. Гүзәл затлар шулай ук кулдан эшләнгән бизәнгечләр һәм изделиеләр карый һәм сатып ала алды. Теләге булганнар табиб һәм психолог консультациясе алды, моннан тыш «сәламәтлек территориясендә» экспресс-тест үтте. Очрашуның кызык моменты, риваятьләр буенча гаилә тынычлыгын саклаучы, курчак-берегиня эшләү буенча мастер-класс булды. Бер сүз белән әйткәндә, хатын-кызлар көндәлек эшләрен читкә куеп, яңа тәэссоратлар һәм белем алды.

Шул ук вакытта күрше залда балалар өчен алты тапкыр чемпион, халыкара шашка буенча Европа чемпионатының көмеш призеры, гроссмейстер Тамара Тансыккужина белән шашка буенча мастер-класс оештырылды.

Форумның рәсми өлешен Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар союзы рәисе Рәшидә Солтанова ачты. Ул, безнең районны хәтта кечкенә предприятиеләр дә хатын-кызлар советы булдыручы һәм актив эш алып баручы сирәк районнарның берсе, дип билгеләде. Җыелучылар алдында ул административ вазифаларда хатын-кызлар санын арттыру буенча яңа бурычлар куйды. «Башкортстан-Идел буе округында хакимият башлыклары ир-егетләр генә булган бердәнбер республика», - дип билгеләде.

Республикада беренче леди Каринэ Хәбирова гүзәл затларны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады. Ул әниләр һәм әтиләр темасына тукталды, бөтенләй ят кешеләр чит балаларга мәхәббәт һәм наз бүләк итәргә көч таба. Һәр хатын-кыз ана булырга хокуклы, әгәр аның йөрәге мәхәббәт белән тулы икән, ул ана булу хыялын тормышка ашырырга куркырга тиеш түгел, дип билгеләде. Форсаттан файдаланып, Каринэ Хәбирова Түбән Манчар авылында гомер итүче Казыйханова Суфия Сәйфетдин кызын 100 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярга чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.

Котлау сүзе белән депутатлар корпусы исеменнән хатын-кызларга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аитколова чы¬гыш ясады. Район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы форумда катнашучыларны сәламләде һәм Вера Буранбаевага, Резеда Зариповага, Галина Илларионовага, Зилә Сафиуллинага, Рима Хәмидуллинага, Людмила Мартышинага, Гөлшат Тимашевага «Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулу» юбилей медальләре тапшырды.

Форумда җиде һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә аерым урын бирелде. Алар арасында Мартышиннар, Первушиннар, Камаевлар, Гомәровлар, Янбаевлар гаиләләре. Бу гаиләләрдәге балаларның спорт, рәсем төшерү белән актив шөгыльләнүе, олим¬пиадаларда, районда үткәрелгән барлык мәдәни-масса чараларында катнашуы аеруча куанычлы. Һәр балага бүләк тапшырылды.

Психолог Нина Филиппова үткәргән тре¬нинг гүзәл затлар өчен зур бүләк булды. Ул хатын-кызларга гади һәм аңлаешлы тел белән идеаль ана булу түгел, ә бәхетле ана булу мөһим икәнлеген аңлатты. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Читайте нас: