Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
17 сентябрь 2021, 15:15

Изгелек кыл!

7 сентябрьдә шәһәребезнең Яшь­ләр үзәгендә «Изгелектәр вакыты» акциясе узды.

Изгелек кыл!
Изгелек кыл!

Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комите­ты Республика волонтерлыкхәрәкәте үзәге һәм #КомандаМИШ яшьләр штабы белән берлектә муниципалитетлардагы волонтер­лык штабларына ярдәм итү өчен әлеге ак­цияне башлап җибәрде. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм хез­мәткәрләре акция маршрутларында беренчеләр булды.

Республиканың һәр шәһәрендә һәм районында муниципаль волонтерлык штабы гамәлдә һәм аларның һәрберсендә һәр көн мөһим вакыйгаларда актив катнашучы во­лонтерлар командасы эшли: COVID-19ra каршы көрәштә булыша, урман янгынна­рын сүндерә, якташларына төрлечә яр­дәм итә. Үз-үзләрен аямый торган шун­дый кешеләргә ярдәм күрсәтү безнең өчен бик мөһим, - дип сөйләде Республика во­лонтерлык хәрәкәте үзәге директоры Ил­шат Биккулов.

Шәһәребезнең Яшьләр үзәгендә ул во­лонтерлык хәрәкәте һәм Русия мәктәп уку­чылары хәрәкәтенең Дүртөйле шәһәрен­   дәге яшь вәкилләре белән очрашты. Ирекмәнлекнең волонтерлар очрый торган уңай һәм кыен яклары турында сөйләп, шулай ук аларны хәл итү юлларын билгеләп, мотивацион телмәр белән чыгыш ясады.

Илшат Нәфыйк улы очрашуда катнашу­ чыларга волонтерларның Башкортстан Ре­спубликасындагы эшчәнлеге, аның төп юнәлешләре, сәфәрләре, стажировкалары, форумнары, отрядлары, грант алу мөмкин­лекләре турында бәян итте.

Быел волонтерлык төбәк башлыклары  рейтингына кертелгән икән. Әгәр элек алар­ны икътисади, мәгариф, сәнәгать планында үсеш тотрыклылыгы буенча билгеләсәләр, хәзер исә - гражданнарны ирекле волонтер­лык эшчәнлегенә җәлеп итү дәрәҗәсе бу­енча да. Ә быелгы язда РФ Президенты Владимир Путин волонтерлар белән очра­шуда аларга төрле дәрәҗәдәге сайлаулар­да катнашырга рөхсәт итте.

Илшат Биккулов балаларга ирекмәнлек хәрәкәте хезмәте әһәмиятенең бихисап кызыклы һәм танып белү фактлары турында сөйләде. Мәсәлән, кызыклы факт: илдә югалган кешеләрнең 100 процентының 90 процентын волонтерлар таба. Безнең шәһәрдә волонтер булып, һәркем мондый зур һәм киң колачлы эш фронтында катна­шучы булуны тоя ала. Илшат Биккулов рай­он волонтерлык штабына да актив эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда катнашучыларның барысы да, һичшиксез, файдалы мәгълүмат һәм уңай тәэссоратлар алды.

Акция кысаларында, шулай ук район во­лонтерлык штабларына ярдәм итү йөзеннән, шәхси саклану чаралары комплектлары тапшырылды.  

Автор:Карина Гайсина  
Читайте нас: