Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
27 октябрь 2020, 16:55

Игътибар, юлда - балалар!

18 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр, мәктәп укучылары каникуллары көнендә, районда «Игътибар - балалар» дигән профилактик акция уза. Бу балаларның юл травматизмын кисәтү буенча тулы бер профилактик чаралар комплексы.

18 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр, мәктәп укучылары каникуллары көнендә, районда «Игътибар - балалар» дигән профилактик акция уза. Бу балаларның юл травматизмын кисәтү буенча тулы бер профилактик чаралар комплексы. Аның кысаларында ЮХХДИ хезмәткәрләре яшь җәяүлеләрнең дә, автомобильче­ләрнең дә юл кагыйдәләрен бозуларына юл куймауга юнәлдерелгән максатчан рейдлар үткәрәчәк. Аерым игътибар балалар-пассажирларны йөртүгә, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгуына һәм чатларда йөрүенә биреләчәк. Белем бирү оешмаларының педагоглары онлайн - режимда укучыларга юлда, урамда хәвефсезлек кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерәчәкләр.

«Хөрмәтле өлкәннәр, юлны чыкканда, тротуарда булганда баланы кулыннан тотыгыз. Балагызның гомерен һәм сәламәтлеген саклар өчен аның урам­да үз-үзен тотышына игътибарлы булыгыз. Сезнең үрнәк - иң яхшы тәрбия чарасы», - дип мөрәҗәгать итте җәяүлеләргә Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Айрат Сәрвәров.

Балаларга, җәяүлеләр сыйфатында, нәкъ каникуллар вакытында аерым игътибар бирергә кирәк. Агымдагы елның тугыз ае эчендә балалар катнашлы­гында дүрт юл-транспорт һәлакәте булган. Анда биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Моннан тыш, хезмәткәрләр тарафыннан балаларны то­тып торучы җайланмалардан башка йөртү буенча 271 хокук бозу ачыкланган. Хәтерегезгә төшерәбез, күкрәк балалары арткы утыргычка урнаштырылган автолюлькада булырга тиеш. Җиде яшькә кадәр бала, буена һәм авырлыгына туры килгән махсус креслода утырырга тиеш. Балаларны машинаның алгы утыргычында да йөртергә мөмкин, ләкин бу очракта автокреслодан файдала­ну мәҗбүри, ә күкрәк балалары өчен ул хәрәкәткә арты белән булырга тиеш. Онытмагыз, әгәр машина хәвефсезлек мендәрләре белән җиһазланган икән, алда кечкенә пассажир утырган очракта, аны ычкындыру зарур. Бу пункт­ларны үтәмәгәндә, сезгә штраф кына түгел, ә балагызның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч та яный. Штрафка килгәндә, бүгенгесе көндә аның күләме 3000 сум тәшкил итә.

Читайте нас: