Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
2 октябрь 2020, 14:25

«Җиңү урманы»

26 сентябрьдә Өчбүлә авыл җирлеге биләмәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, «Җиңү урманы» акциясе үтте.

26 сентябрьдә Өчбүлә авыл җирлеге биләмәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, «Җиңү урманы» акциясе үтте.

Биредә, Дүртөйле - Өчбүлә юлы буенда шәһәр һәм районның бөтен оешмалары вәкилләре изге эш башкару - «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан оештырылган «Җиңү урманы» республика акциясе кысаларында табигатьне яшелләндерүгә үз өлешен кертү өчен җыелды. Чарада шулай ук урман хуҗалыгы ветераннары, район һәм шәһәр Советларының яңа депутатлар корпусы, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Яков Кугубаев катнашты.

«Бүген 200 гә якын кеше 20,5 гектар мәйданда 10 мең агач үсентесе утыртты. Мондый акцияләр безнең районда даими үткәрелә. Мәсәлән, яз көне Советлар Союзы Герое, якташыбыз Василий Горшков хөрмәтенә «Хәтер бакчасы»на нигез салынды. Анда 8 меңгә якын үсенте утыртылды. Без шундый чаралар үткәрү мөмкинлеге биргән район хакимиятенә рәхмәтле», -дип сөйләде Дүртөйле лесничествосы бүлеге начальнигы Назиф Мансуров.

Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре вәкилләре канатлы дусларыбыз өчен агач­ларга сыерчык оялары да элеп куйды.

Җыелучыларны ялан кухнясында әзерләнгән солдат боткасы белән сыйладылар.

Әлеге кояшлы көндә 7 нче микрорайонда яшәүчеләр дә, «Яшел Башкортстан» акциясенә кушылып, өмә оештырды. 2019 елда бу микрорайон урындагы инициативаларны хуплау конкурсында грант откан иде.

«Метеостанция» микрорайонында яшәүче Фәрит Карманов бу хакта безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «2019 елда безнең микрорайонда яшәүчеләр балалар мәйданчыгы булдыру өчен кирәк кадәр акча җыйды. Быел микрорайонны төзекләндерү һәм агачлар утырту өчен шәһәр мэриясе Кандра питомнигыннан чыршылар кайтарды, үткән елда юкә агачы утыртылган иде. Барысы да әйбәтбулыр дип ышанабыз».

Район Мәдәният йорты алдында, Спортивная урамын­да шулай ук «Яшел Башкортстан» республика экологик проекты кысаларында чыршылар утырттылар. Ә Красноармейская урамында, Агыйдел яры буендагы һәйкәл янында, Геройлар аллеясы барлыкка килде. Шәһәр һәм районны яшелләндерү буенча акцияләрдә катнашып, без ветераннарның истәлеген хөрмәтлибез һәм үсеп килүче яшь буынны тирә-як мохит турында хәстәрлек күрергә өйрәтәбез.

Читайте нас: