Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
25 сентябрь 2020, 17:30

Без моны эшләдек

Дүртөйлеләр «Эшлибез2020» Бөтендөнья чисталык» көне акциясендә актив катнашты. Район оешмалары һәм предприятиеләре территорияләрнечистартуга чыктылар.

Дүртөйлеләр «Эшлибез2020» Бөтендөнья чисталык» көне акциясендә актив катнашты. Район оешмалары һәм предприятиеләре территорияләрнечистартуга чыктылар. Алар көче белән, янәшәдәге участоклардан тыш, Агыйдел елгасының уң һәм сул як ярлары, Аргамак һәм Гөблекөчек авылларындагы буа, Тратау, Иванай авылы чишмәсе һәм башкалар тәртипкә китерелде. Акциядә катнашучылар табигатьне чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарттылар.

Мәсәлән, Котлован периметры буенча Халыкны социаль яклау үзәге һәм Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшләде. «Бүген территорияне җыештыруга 20 дән артык кеше чыкты. Уртак көч белән без 4-5 кубометр тирәсе чүп-чар җыйдык», - диде республика халыкны социаль яклау үзәге директоры урынбасары Илдус Лаяков.

«Башкорт ихаталары» программасына кергән күпфатирлы йортлар ихаталарында берничә оешма бергә эшләде. Алар арасында төзекләндерү буенча эш алып баручы «Промысел юлларын карап тоту буенча Арлан идарәсе» җәмгыятенең подрядчы оешмасы да бар иде. Субботникта әлеге оешманың без өченче һәм сигезенче балалар бакчалары, өченче гимназия һәм йорт комитетлары белән «Чисталык көне» акциясендә катнашабыз. Эш бергәләп алып барыла - кара туфрак китердек, аны бушату һәм тигезләү белән шөгыльләнәбез. Уртак көч белән объектны төгәлләү этабына китерергә булдык», - дип сөйләде Марат Ривнерович. Гомумән алганда, бу участокта 150дән артык кеше чыккан.

Акциядә катнашучылар шулай ук Комсомольская урамы буйлап Дүртөйле-Нефтекама автоюлына, Зарипов урамыннан алып Иванай бакчасы буйлап урап уза торган машина юлына кадәр уздылар. Дүртөйлеләр чираттагы тапкыр үзләренең активлыгын, туган шәһәренә һәм районына карата битараф булмауларын күрсәтте.

Читайте нас: