Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
22 сентябрь 2020, 18:58

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте эшчәннәре «Бөтендөнья чисталык көне#Эшләрбез2020» акциясендә катнашты

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте идарәсе аппараты һәм филиаллары эшчәннәре Башкортстан Республикасында, Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә «Бөтендөнья чисталык көне#Эшләрбез2020» акциясендә катнашты.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте идарәсе аппараты һәм филиаллары эшчәннәре Башкортстан Республикасында, Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә «Бөтендөнья чисталык көне#Эшләрбез2020» акциясендә катнашты.

«Эшләрбез!» Бөтендөнья чисталык көне акциясе - ул волонтерлар акциясе, аның максаты: җәмгыятьне, дәүләтне, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм бизнесны илне чүп-чардан тазарту өчен берләштерү. Җыештыруда табигый биләмәләргә: урманнарга, яланнарга, сулыкларның яр буйларына басым ясала; чүп-чарны җыйганда, мөмкин булган урыннарда калдыкларны аерып җыю оештырыла.

Арлан нефть үткәргечләр идарәсенең 40 тан күбрәк эшчәне филиалның идарә аппараты бинасына, Кутерем, Чакмагыш һәм Андреевка торак пунктларындагыгы «Калтасы» һәм «Чакмагыш» линия производство- диспетчерлык станцияләре (ЛПДС), «Андреевка» нефть продуктлары кудыру станциясе (НПС) тирәсендәге территорияләрдә экологик өмәләр үткәрде. 200 килограммнан күбрәк чүп-чар, корыган үлән һәм ботаклар җыелды.

Черкасск нефть үткәргечләр идарәсе һәм Аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча махсуслаштырылган идарә эшчәннәре Уфаның Җиңү паркында өмә үткәрде: Дежнев баскычын чистарттылар, парк территориясендә чүп-чар җыйдылар. Зубово авылында яшәүчеләр, Уфа районы хакимияте һәм хуҗалык идарәсе вәкилләре белән бергә Уфа-Чишмә юлы буйлап территорияне, Уфа районы Нижегородка авылында Дим елгасы яр буен чистарттылар. «Олы Теләк» ЛПДС эшчәннәре Иглин районы Ауструм авылының үзәк мәйданында 30 төп агач утыртуда катнашты, «Кропачево» ЛПДС коллективы әгъзалары Сим елгасы ярында, магистраль нефть үткәргечнең су астыннан үткән урынында чүп-чарны җыйды. Таш кичү районында Уфимка елгасының яр буйларын да чүп-чардан тазарттылар.

Туймазы нефть үткәргечләр идарәсе эшчәннәре производство объектлары, шулай ук филиалның административ бинасы тирәсе территорияләрен чистартты. Идарә аппараты эшчәннәре Туймазы шәһәренең Горький урамынада чүп-чарны җыештырды, «Собхангол» ЛПДС һәм «Собхангол-ПП» НПС коллективлары әгъзалары станцияләр яныннан үткән юл буйларын чистартты, «Салават» ЛПДС персоналы Агыйдел елгасының 1,5 км озынлыгында яр буйларыннан чүп-чар җыеп алды, ә «Шкапово» НПС эшчәннәре Сухоречка авылы паркы биләмәсен чүптән тазартты. «Мраково» НПС хезмәткәрләре Мраково аылыннан каты көнкүреш калдыклары полигонына илтүче юл буенда чүп-чар җыйды, технологик транспорт һәм махсус техника цехы һәм производствоны хезмәтләндерү базасы эшчәннәре Собхангол авылының Строительная урамында чисталык булдырды.

Өмәләргә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә урнашкан подразделениеләреннән дә дистәләгән эшчәннәр чыкты. Экологик акциядә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятеннән барлыгы 250 дән күбрәк эшчән катнашты, чүп-чарны чыгару өчен берничә берәмлек техника җәлеп ителде. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен чарада катнашучылар барысы да индивидуаль саклану чаралары кулланды, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәде.

Читайте нас: