Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
26 июнь 2020, 18:50

«Яшьләр наркотикларга каршы»

«Яшьләр наркотикларга каршы» - республикада 1-30 июньдә уз­дырылган наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү үрнәген попу­лярлаштыру юнәлешендәге айлык уңаеннан шундый исемдәге акци­яне шушы көннәрдә «Гаилә» рай­онара үзәге эшчәннәре «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Яшь гвардия» иҗтимагый оешма­сы вәкилләре белән берлектә үткәрде.

- республикада 1-30 июньдә уз­дырылган наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү үрнәген попу­лярлаштыру юнәлешендәге айлык уңаеннан шундый исемдәге акци­яне шушы көннәрдә «Гаилә» рай­онара үзәге эшчәннәре «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Яшь гвардия» иҗтимагый оешма­сы вәкилләре белән берлектә үткәрде.

Ул Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне алдыннан оештырылды. Социаль хезмәткәрләр «Балаларны яклыйк», «Спорт наркотиклардан яхшырак!», «Наркотикларга -юк» һ.б. темалар буенча алдан әзерләнгән буклетлар белән В.Горшков ис. Яшьләр үзәге алдындагы гадәттә балалар һәм үсмерләр буш вакытын үткәрергә яраткан мәйданга чыкты. Анда алар җыелучылар белән про­филактик әңгәмәләр үткәрде һәм эшләнгән матбугат продукциясен таратты. Әйткәндәй, буклетларда, төрле мәгълүматтан башка, теләге булганнарга социаль һәм психологик ярдәм сорап, «Гаилә» үзәгенә мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары да күрсәтелгән. Янәшәдәге үсмерләрнең берсе җитди кыяфәт белән, алкогольгә каршы буклетлар юкмы дип кызыксынды. «Әтигә бирәсем килә», - диде ул... Ягъни, ни дисәң дә, аң-белем компонентлары белән мондый акцияләргә ихтыяҗ бар. Өстәвенә, тыелган матдәләр кулланучылар саны, ни кызганыч, торган саен арта. Наркотиклар һәм алко­гольне тәүге тапкыр бала чакта ук диярлек куллану турындагы фактлар бар. Ә буклеттагы мәгълүматны укыганнар, бәлки нәтиҗәләр, үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен кур­кыныч астына кую кирәкме-юкмы икәнлеге турындауйланыр. Чөнки ниндидер хәвефле стимуляторлардан башка да тормыштан канәгатьлек алып яшәргә мөмкин ич.

Читайте нас: