Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
30 апрель 2020, 15:25

«Башкортстан продуктлары» акциясе кысаларында

Үткән ялларда районда яшәүче, пенсияләре әлеге категория гражданнарга билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган өлкән яшьтәге кешеләр матди ярдәм сыйфатында азык-төлек җыелмасы алды.

Үткән ялларда районда яшәүче, пенсияләре әлеге категория гражданнарга билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган өлкән яшьтәге кешеләр матди ярдәм сыйфатында азык-төлек җыелмасы алды.

Мохтаҗлар исемлеген билгеләү өчен пенсионерларга яшәү минимумы күләмен бу очракта республика түгел, бәлки ил буенча билгеләнгәннән алганнар. Әлеге ярдәм 65+ яшьтәге кешеләргә республикада старт алган «Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда хәстәрлек белән» акциясе кысаларында күрсәтелде. Азык- төлек җыелмасын алучыларның өйләренә «Наша забота» хәрәкәте волонтерлары таратып чыкты. Авыл пенсионерларына азык-төлекне илтү белән урыннардагы хакимиятләр шөгыльләнде, алар да үз участокларындагы волонтерларны җәлеп итте. 10 төрле азык-төлектән торган җыелманың бәясе 500 сум. Безгә 579 данә шундый җыелма китерелде.

Дүшәмбе көнне районга янә бер партия азык-төлек җыелмалары кил­де. Болары әлеге катлаулы шартларда ярдәмгә мохтаҗ булган күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә тәгаенләнгән. Алар иң кирәкле 12 төрле азык-төлектән торган 700 сумлык, 1200 данә. 1-3 бала булган гаиләләр бер кап ала, 7 гә кадәр бала тәрбияләүчеләргә 2 җыелма тиеш. Ан­нан күбрәк балалары булганнар тагын да күбрәк ала. Барлык җыелмалар да волонтерларның актив ярдәме белән 9 майга кадәр үз адресатларына ба­рып җитәчәк.

«Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда хәстәрлек белән» хәйрия проекты инициаторы булып «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе Секретаре, республика башлыгы Радий Хәбиров чыгыш яса­ды. Акцияне гамәлгә ашыруга шулай ук республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы җәлеп ителгән.

Проектны республиканың зур предприятиеләре хуплаган. Интер РАО ЕЭС, Башкортстан сода ком­паниясе һәм Урал тау-металлургия компаниясетөп хәйриячеләр булган. Алар тарафыннан бүленгән акчаларга 100 мең данә азык-төлек җыелмасы булдырылган.

Җыелмаларда урындагы җитештерүчеләрдән иң кирәкле, сый­фатлы туклану продуктлары. Анда Карламанның куертылган сөте, «Башбакалея» ярмалары, Чишмәнең үсемлек мае, Уфа ит-консерв комби­натыннан тушенка һ.б.

Читайте нас: