Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
24 март 2020, 18:25

Коммуналь һәм юл техникасы смотры

Агымдагы ел - торак пунктлар эстетикасы елы. Аның кысаларында республика территориясендә “Чисталык көне” акциясе игълан ителде, ул 20 марттан 30 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Агымдагы ел - торак пунктлар эстетикасы елы. Аның кысаларында республика территориясендә “Чисталык көне” акциясе игълан ителде, ул 20 марттан 30 октябрьгә кадәр дәвам итә. 1 майга кадәр - һәр атна саен җомга көннәрендә, 30 октябрьгә кадәр - аена кимендә ике тапкыр.

Район предприятиеләре һәм оешмалары территорияләрендә тәүге Чисталык көне 20 мартта үтте. Шул ук көнне Ленин исемендәге мәйданда коммуналь һәм юл техникасы смо­тры оештырылды, анда “Авария-коткару хезмәте”, “Башкиравтодор”, “Роснефть”, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП, “Коммунальник” МУП, Дүртөйле РЭС һ.б. үз техникасын күрсәтте.

Техника шәһәрне һәм башка торак пунктларын төзеклән­дерү өчен әзер. Урамнарны чистарту эшен башлаган утыз берәмлектән күбрәк техника арасында автогрейдерлардан, үзбушаткыч зур йөк ташу автомобильләреннән башка, се­берү, су сибү һәм башка махсус техника да бар.

Читайте нас: