Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
6 февраль 2020, 18:35

Изгелек җиргә килә

Иске Баеш авылында волонтерлар - Уфа шәһәре югары уку йортлары студентлары катнашлыгында “Кар десанты” бөтенрусия патриотик акциясе үтте.

Иске Баеш авылында волонтерлар - Уфа шәһәре югары уку йортлары студентлары катнашлыгында “Кар десанты” бөтенрусия патриотик акциясе үтте.

Төбәкара “Айгир” отряды составында - 17 егет һәм кыз. Алар авылга өлкән яшьтәге, авыру, ялгыз кешеләргә, кыскасы, аңа мохтаҗрак кешеләр янына көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтергә килгән.

- Безнең отряд 2018 елдан бирле эшли, ә акция үзе бер ел элек башланды, - дип сөйли отряд комиссары Лира Исламова. - Аның составында доброволецлар гына. Без кешеләргә үзләренең физик көче җитмәгән эшләрне башкарырга, мәсәлән, утын ярырга, иха- таларны кардан чистартырга, йорт эшләрен эшләргә булышабыз. Танышу уңайлы булсын өчен безнең футболкаларда исемнәребез язылган. Дүртөйле районы - без әлеге акция чикләрендә булган бишенче район. Безне һәркайда көтәләр һәм ярдәмгә сөенәләр. һәм бу, әлбәттә инде, безгә энергия бирә. Әйтергә кирәк, республикада мондый башка отрядлар да бар, дөрес, алар бары тик үз уку йортлары студентларын гына берләштерә.

Отряд әгъзалары шулай ук урындагы мәктәптә дә булды, балалар белән аралашты, алар өчен спорт, күңел ачу программалары әзерләде, беренче медицина ярдәме күрсәтү, оригами әзерләү, гитарада уйнау буенча мастер- класс бирде. Студентлар шулай ук үзләре укыган югары уку йортлары һәм. әлбәттә, мәктәп укучылары үзләренең авылдашлары ихтыяҗларына игътибарлырак булсын дигән өмет белән, акция турында да сөйләде.

Ә кичен айгирчеләр илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгына багышлап, концерт күрсәтте.

Көн ахырына якынлашканда, уйланылган эшләр барысы да башкарылган иде, яшьләр, йомгаклар ясау, үзләренең хис-тойгылары белән уртаклашу өчен бергәләп отряд “Шәме” янында җыелды. Әйткәндәй, үзләренең изге эшләре турында алар социаль челтәрләрдә постлар урнаштыра. Ары таба аларның планында Кырмыскалы районына “төшү”. Акция дәвам итә, җиргә изгелек килә...

Читайте нас: