Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
4 сентябрь 2019, 02:00

Уңышлы эшләү өчен шартлар булдырабыз

Яңа уку елы башланыр алдыннан гаиләләрдә ба­лаларны мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар бирелә: мәктәп формалары, канцелярия товарлары, уку- язу әйберләре һәм башка кирәк-яраклар туплана.

Яңа уку елы башланыр алдыннан гаиләләрдә ба­лаларны мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар бирелә: мәктәп формалары, канцелярия товарлары, уку- язу әйберләре һәм башка кирәк-яраклар туплана. Ә ниндидер тормыш хәлләре аркасында шушы хәстәрлекләрне үзаллы үтәп чыга алмаган әти- әниләргә һәм балаларга нәрсә эшләргә? Мон­дый очракларда хәйрия акцияләре ярдәмгә килә. Шуларның берсе - “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит".

Укуелы алдыннан балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта оештырылган “Беренче тапкыр беренче сыйныфка!” театрлаштырылган бәйрәм чарасында акциягә йомгак ясалды. Бәйрәмгә районда беренче сыйныфка барачак 15 бала чакырылды.

Чара программасында балалар яраткан бөтен нәрсә дә бар иде: утраулар буйлап диңгез сәяхәте, пиратлар, хәзинә эзләп, белем ачкычын табу, җырлар, шигырьләр, биюләр, табышмаклар. флешмоб һәм, әлбәттә инде, бүләкләр. “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе “Изге йөрәкләр” волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар беренче сыйныфка килүчеләргә мәктәпкә бару өчен бөтен кирәк-ярак тутырылган ранецлар бүләк итте. Суд приставлары Дүртөйле районара бүлеге хезмәткәрләре барлык мәктәп укучыларын яңа уку елы белән тәбрикләде һәм шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хәтергә төшерәбез, республикада әлеге акция инде тугызынчы тапкыр үткәрелә. Акцияне оештыручылар үз эшчәнлекләре белән балаларны укыту һәм тәрбияләү проблемаларына предприятиеләр, бизнес вәкилләре, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Шуның нәтиҗәсендә, инвалид балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, аз тәэмин ителгән һәм башка шундый категория гаиләләрдәге балаларга мәктәп кирәк-яраклары юнәтү кебек мөһим проблеманы хәл итү мөмкин булды.


Читайте нас: