Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
21 Май 2019, 02:00

Җиңү урманы - Хәтер урманы

18 майда агач утырту буенча Бөтенрусия акциясе үтте - Бездә ул фашизмны Җиңүнең 74 еллыгына багышланды, - дип сөйли БР “Дүртөйле районы буенча лесничестволар идарәсе” ДКУ бүлеге начальнигы Назиф Мансуров, - һәм ул Хәтер Урманы дип атала.

Урманнарны тергезү инженеры Марат Хәсәнов билгеләвенчә, майның икенче ункөнлеге безнең якларда агачлар утырту өчен иң уңайлы вакыт

Алты меңгә якын себер чыршысы утыртылган 1,5 гектарлы участок Әңгәсәк лесничествосында урнашкан. Бу - 128 нче кварталның 2007 елны гарасатта нык зыян күргән өлеше. Өч еллык үсентеләр - Кәңгеш эллипсоид питомнигында үстерелгән.

Өмәгә 60 лап кеше килде, алар - район хакимияте һәм җирле хакимият, Урман хуҗалыгы министрлыгы, атап әйткәндә, Дүртөйле лесничествосы хезмәткәрләре, Әңгәсәк мәктәбе вәкилләре,волонтерлар.

Эштә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты.

Агачлар утырту - киләчәккә үз өлешеңне кертү. Утырту бер эш, аларның сакланышында тәэмин итү зарур. Әлегә кадәр, утыртылган урман культуралары, нигездә, хуҗалыклардагы маллар таптаудан юкка чыга иде. Хәзер моның белән кискен көрәшәчәкләр, участокны әйләндереп алуга кадәр һ.б.



Читайте нас: