Юлдаш
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
4 март 2019, 02:00

«БӘКЕ ТИШӘБЕЗ - БАЛЫКЛАРНЫ КОТКАРАБЫЗ»

Иделчек Агыйдел елгасы яры буйлап сузыла.

Күренүенчә, ул кылы (өзе) күл, ягъни зур елганың элекке үзәне. Сулыкның югарыдагы башы тирән генә. Берничә ел элек шунда «Беларусь» тракторы төшә, ул су астына кереп югала диярлек. Димәк, биредә тирәнлек 5 - 6 метр тирәсе булып чыга. Әлеге факт элек елганың тирән бу­луы хакында сөйли. Ә менә сулыкның икенче очы бик са­еккан, җәен аны суүсемнәр баса һәм бака ефәге каплый. Җәен алар суны кислород белән баета, ләкин кышка су төбенә китәләр һәм углекислый газ белән сероводород бүлеп чыгарып, таркала башлыйлар. Читтән кислород керү юк - боз каплаган. Һәм газ боз әсирлегеннән чыга алмый. Балыкның тынчуы шулай башлана.

Шулай итеп, «Бәке тишәбез - балыкларны коткарабыз» акциясе чикләрендә без Иделчек күленә килдек. Кышын монда юл юк, тик чаңгыда гына килергә мөмкин, шуңа күрә биредә балыкчылар булмый диярлек. Беркем дә бәке тишми һәм балык җәфа чигә. Без махсус тазартылган юл буйлап килдек.

Миңеште мәктәбе директоры Дамир Сабиров һәм аның улы Динар, нефть университеты студенты, инструментлар алып килгән, алар арасында картәтиләре һәм карт картәтиләре Сабирҗан Гайфуллиннан калган борынгы пычкы да бар иде. Җиденче сыйныф укучылары Газинур Солтанов белән Рамазан Фазлыйәхмәтовны ярдәмгә алганнар. Һәммәсе дә хәвефсезлек кагыйдәләре буенча оештырылды һәм эш өлкәннәрнең сизгер җитәкчелегендә барды. Балалар әйләнә-тирә мохиткә сөю рухын­да тәрбияләнергә һәм табигатьне саклау эшчәнлегенең нигезләрен белергә тиеш.

Динар сөйли: - Күлләрдә ондатралар һәм кон­дызлар яши. Бер мәл кыш көне балык тотарга килдем. Киң бәкене бораулап тишәргә дә өлгермәдем, аннан кондыз башын сузды. Мине күргәч, шунда ук кире төшеп китте.

Дамир Әмирҗанулы шундый очракларны исенә төшерә: февраль-мартта яңа гына борауланган бәкеләр аша һава җитмәүдән тынчыган балыклар сикереп чыга.

Боз берничә катламнан тора иде. Аның беренче катын бензин пычкы­сы белән салдырып алдылар. Аста - кар. Димәк, кар яуганнан соң су чыккан һәм туңган. Бозга су чыгуның сәбәпләре күп. Аларның берсе - чишмәләр (алар янында, кислородка бай, балыклар тынчудан котыла). Кышын боз панцире астындагы су парга әйләнми диярлек. Күлнең биеклеге дә күтәрелә.

Ары таба боз бораулагыч, лом һәм көрәкләр белән эшләргә туры килде. Янә бер катламны салдырып алдык, икесе дә бераз купшак иде һәм иң түбәнге - зәңгәрсу үтә күренмәле һәм алмаз кебек каты катлам күренде.

Күлләр җылырак һәм аларда боз калынлыгы Агыйделдәгегә караган­да, аның тиз агымына карамастан, кимрәк. Иделчектә 50-70 сантиметр булганда, быел ул анда 1 метрга кадәр җитә, дип фаразлыйлар.

Миңеште күлләр төбәге. Моннан ерак түгел, гаять зур тәлинкә сыман идеаль түгәрәк Түгәрәк күл җәйрәп ята, бәлки, ул гасырлар төпкелендә метеориттан барлыкка килгәндер.

Икенче атамасы - Төпсез күл. Да­мир Сабировның картәтисе сәйләве буенча, күлнең төбенә ике дилбегә озынлыгы да җитмәгән. Вакыт аяу­сыз. Күптән түгел күлнең тирәнлеген оныкачы Динар үлчәгән һәм ул аның тирәнлеге урыны белән 5-6 метрдан артмый, дип раслый.

Риваятьләр буенча, бу күлдә ат һәм җайдак батып үлгән. Аннары аларны Иделчектә тапканнар. Әлеге ике сулык җир асты юллары белән тоташкан, диләр. Мондый риваятьләр күп һәм алар безнең якның төрле сулыкларына карый. Татар-башкорт халык географиясендә бу күренеш «җиркендек» дип атала. Агыйдел ел­гасы аша Дүртөйле күпере төбәгендә шундый атамалы - Җиркендек күле җәелеп ята.

... Шактый киң ясалма «җылу» барлыкка килде.

- Тынчу критик сызыгына кадәр җитмәгән әле, - ди табигатьне саклау буенча баш белгеч-эксперт Радим Вәлиев: - Шау-шудан курыккан ба­лыклар бераз вакыттан соң, саф һаваны туйганчы сулар өчен, бәке янына килә башлаячак.

Ул боз белән капланганчы, ба­лыкларны коткару буенча акциядә катнашучылар аның өстенә, кислород даими кереп торсын өчен, камыш көлтәсе куйды.






Читайте нас: