Юлдаш
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
АКЦИЯЛӘР
7 декабрь 2017, 02:00

ТУКТА!


"СТОП ВИЧ/СПИД” Бөтенрусия акциясе чикләрендә В.Горшков исемендәге Яшьләр үзә­гендә шәһәр мәктәплә­ренең өлкән сыйныф уку­чылары һәм күппрофиль-ле колледж студентлары белән очрашу үтте.


Оештыручылар булып БР Сау­лык саклау министрлыгы, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика буенча республика үзәге, район хакимияте чыкты.

Балалар белән очрашуга акция­не алып баручы Дмитрий Никифо­ров килгән иде. Ул ВИЧ-инфекция, аның үсеш темплары турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде, стати- сти к м ә гъл үм атла р ките р де. Үз е ңн е ничек саклау турында сөйләде.

Аннары балалар әлеге акция өчен махсус төшерелгән “Крас­ная метка” фильмын (сценарий авторы һәм режиссеры - Дмитрий Никифоров) карады. Фильм ВИЧ- инфекция йоктырган яшь кешенең психологикхаләте турында сөйли. Картина бер кем не дә битараф кал­дырмады. Балалар шуны аңлады: ВИЧ - хәвеф, аңардан беребез дә гарантияләнмәгән.

Чара ахырында “Рэгги Рэй” группасы белән очрашу көтә иде. Егетләр үзләренең җырлары аша сәламәт яшәү үрнәген пропа­гандалый, бүгенге көндә иҗат - мәгълүматҗиткерүнеңуңайлы ысу-лы дип исәплиләр. Алар искиткеч энергетика һәм күтәренке позитив көч бирде. Чыгышның беренче минутларыннан ук күңелле мохит урнашты, алкышлар тынмады.

Чара тәмамлангач яшьләр үзә­ге алдында янә бер сюрприз көтә иде: алар әлеге акцияне яклап оештырылган күләмле флешмоб- ның бер өлешенә әверелде. Анда катнашучылар махсус реквизит ярдәмендә фигура “ясады”, ул тур республика шәһәрләре буй­лап йөрүдән туктагач, СПИДны кисәтү буенча роликка керәчәк.

Шулай ук бөтен акция дәва­мында ВИЧка аноним экспресс- тест үтәргә мөмкин иде. Ә нәти­җәләр 10 минуттан билгеле дә булды. Бик тә уңайлы һәм файда­лы, ә иң мөһиме сәламәтлек өчен.

Акцияне үткәрүчеләргә рәхмәт белдерәбез, алар балалар өчен мөһим һәм файдалы. Барыгызны да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга чакырабыз.

СТАТИСТИКА. Рәсми мәгълү­матлар буенча, бүгенге көнгә Русиядә иммун о дефицит вирусы белән бер миллионнан күбрәк кеше зарарланган. Тик чынлыкта бу сан 3, 5 яки хәтта 8 тапкырга артык булуы ихтимал. Авырулар­ның исемлеге атна саен тулы­лана.

Гөлчәчәк ГӘРӘЕВА, яшьләр эшләре һәм физик культура,

спорт һәм туризмны үстерү буенча бүлекнең әйдәүче белгече.









Читайте нас: