Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 17:30

Киң фронт белән

Шәһәрдә 2024 елга кадәр исәпләнгән «Башкорт ихаталары» программасы кысаларында йорт аллары территорияләрен ком­плекслы төзекләндерү буенча эш дәвам итә. Үткәрелгән эшнең мак­саты - күпкатлы торак йортларда яшәүче гражданнар өчен яхшы яшәү шартлары булдыру, ягъни йорт алды территорияләрендә һәркем файдалана алырлык уңайлы мохит тәэмин итү.

Быелгы капиталь ремонт күләме, бер­кайчан булмаганча, зур. Ул 1-Май урамын­дагы 5, 6, 7, 8, 9 санлы, Ленин урамындагы 28,30, 32, 34,36 санлы, Василий Горшков урамындагы 3, 5, 7, 7/1 санлы йортлар урнашкан күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен үз эченә ала.

Эш гамәлдәге керү юлларын яңарту, аларны киңәйтү, тротуарлар, мәйданчыклар һәм юллар, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын төзүне, асфальт-бетон отмосткалар эшләү, газоннар һәм чәчәклекләр өчен кара туфрак китерү һ.б. күз уңында тота.

Территорияне капиталь ремонтлау белән Арлан промысел юлларын карау идарәсе шөгыльләнә. Цемент измәсе, төзелеш материалларының бер өлеше идарәнең Дүртөйле участогы тимер-бетон цехында чыгарыла. Тиздән үзләренең асфальт-бетон заводы эшли башларга тиеш. Бригадалар әлегә үтеп йөрү юлларын һәм тротуарлар­ны киңәйтү, бордюр ташлары урнаштыру, асфальт салу өчен әзерлек эшләре белән мәшгуль.

Бүгенге көнгә күпфатирлы 14 йорт алдының 8 ендә эшләр бара. Ары таба эш башка йорт алларына күчәчәк.

Электр һәм җылылык челтәрләре бригада­сы искергән баганаларны яңаларына алышты­ра, урам яктырткычлар модернизацияләнә. Элекке электр кабельләре СИП ка (само­несущие изолированные провода) алыштырылачак. Лампалар - яктырткыч диодлы.

Читайте нас: