Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 Май 2020, 02:29
Победа 1945-2020

Солдат кыз Мәсрүрә

Сугыш … Һәм янә алдыбызга аларның күзләре килеп баса. Яшәешнең юклыгыннан, караңгылыктан - инде күптән вафат булган, сөйгән күзләрдән, яраткан куллардан аерылып киткән кешеләрнең тере күзләре. Бу ир-егетләр, яшүсмерләр, малайлар ,кызлар бик еракка киткәннәр һәм мәңгегә югалганнар. Тик бик азларына гына туган якларына кире әйләнеп кайтырга насыйп булган … Алар арасыннан Шәрифҗанова Мәсрүрә Шәрифҗан кызы да бар.

Сугыш … Һәм янә алдыбызга аларның күзләре килеп баса. Яшәешнең юклыгыннан, караңгылыктан - инде күптән вафат булган, сөйгән күзләрдән, яраткан куллардан аерылып киткән кешеләрнең тере күзләре. Бу ир-егетләр, яшүсмерләр, малайлар ,кызлар бик еракка киткәннәр һәм мәңгегә югалганнар. Тик бик азларына гына туган якларына кире әйләнеп кайтырга насыйп булган … Алар арасыннан Шәрифҗанова Мәсрүрә Шәрифҗан кызы да бар.

1941нче елның 22 июнь таңы иде. Немец гаскәрләре, үзләренең юлында тап булган бар нәрсәне аяусыз жимереп, шәһәрләр өстенә бомбалар яудырды, авылларга танклар үрмәләде. Снарядлар шартлый, пулялар сызгыра, агачлар ава, җир кисәкләре, ботаклары, ярчыклары төрле якка оча. Тирә-юньдә кан, ярлылар, үлгәннәр…

Сугыш! Биш кенә хәрефтән торган бу сүздә - җир ярасы, күңел ярасы, ватылган җимерелгән язмыш, өзелгән гомер, яралы мәхәббәт, ятимлек ... И бу сугыш, и бу язмыш. Барын да, барын да яралады шул. Кичә генә мәктәп бусагасын атлап чыккан егетләр һәм кызлар беренче булып күкрәкләрен дошман ядрәсенә каршы калкан итеп куйдылар.

Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар - аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаттылар.”Дошманны җиңеп, исән –сау әйләнеп кайтыгыз”-, дип озатып калсалар да бик күпләре туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”-, дип безнең Дүртөйле районы Мәмәдәл авылыннан да Бөек Ватан сугышына 150 кеше китә һәм аларның бары тик 82 генә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була, ә 68 авылдашыбыз сугыш яланнарында батырларча һәлак була. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Әйе, мәрхәмәтсез сугыш үз әйләнәсенә хатын – кызларны да бөтереп алып керде. Ил язмышы хәл ителгәндә аларда читтә торып калмадылар. Кыска гына вакыт эчендә алар прожекторчылар, тавыш тотучылар, зенитчылар, кирәк чакта санитаркалар булырга да өйрәнделәр.

Туган ягым батырлар төбәге дип юкка гына әйтмиләр . Бу чынлап та шулай... Түбән Манчар авылыннан чираттагы ялга кайткан яшь укытучы Мәсрүрә Шәрифҗанованы туган авылы шомлы хәбәр белән каршы алды. Үз гомерендә беренче тапкыр печән өмәсенә барырга дип ниятләгән кызга наратлы болынын күрергә насыйп булмый. Мәсрүрә: “Әгәр, әни , мин сугышка китәргә уйласам, син ничек уйлыйсын ?”- дигән сорау бирә. Ана бераз эндәшми. “ Дөрес уйлыйсың. Синең белән мине якларга ир туганнарың юк. Алалар икән, кызым, кит фронтка”, - дип яулык очлары белән кызына күрсәтмичә күз яшьләрен сөртә ана кеше.

Әнисенең риза - бәхиллеген алган Мәсрүрә район хәрби комиссарына гариза яза. “ Әлегә кызларны фронка җибәрергә дигән күрсәтмә алмадык !”- дип җавап кайтаралар. Әмма кыз аптырап калмый комсомол комитетына мөрәҗәгать итә. “Ашыкма, кирәк икән Ватан үзе чакырыр, әлегә яшь патриотлар хәзерлегеңне дәвам ит!”- дип Мәсрүрәне борып кайтаралар. Ил өстенә таралган сугыш ялкыны көннән көн көчәя бара. Ниһаять, Мәсрүрәнең теләген кәнагатьләндерәләр. 1942 елның май аенда Агыйделдә боз кузгалып, пароход төшү белән Дүртөйленең 50 кызы фронтка китү өчен юл ала. Алар арасында Мәсрүрә Шәрифҗан кызы Шәрифҗанова да була.

Кояшлы матур көн. Урамда җылы саф һава. Пристань кешеләр белән шыгрым тулы. Әйләнә тирәләй шау – шу, ара –тирә аналарның үксеп елаганы ишетелә. Төрле төстәге ситса күлмәк кигән, чәч толымнары билләренә кадәр җиткән, ә кулларына сохари салынган соры киндер капчыклар тоткан кызлар якыннары белән хушлаша. Алар пароходка куелган ике такта буйлап күтәрелә башлый, ләкин кинәт кенә тәүге боерыкны ишетәләр: «Кирегә борылырга! Барысының да чәчләрен кисәргә!» Ярга бер –бер артлы ефәктәй чәч толымнары коела. Гудок яңгырый.Озата килүчеләр пароход күздән югалганчы кул болгап озатып кала.

Уфадан озакламый эшелон Сталинградка юллана … Бомба шартлавы, мылтык, пулеметтан атуны кинодан карап, китаптан укып кына белгән кызларга сугыш башлана. Ир – егетләр белән бер сафка басып ант кабул итәләр. Мәсрүрә 1079 нчы һәм 748 нче зенит - артеллерия полклары составында телефонист - разведчик була. Солдат тормышы башлана: окоплар казу, маскировкалар, хәрби хәрәкәтләр өчен кирәкле корылмаларны үзләштерү. Кызлар авырлыкларга чыдам, дисциплинага тиз күнегәләр. Мәсрүрә һәм аның ахирәтләре, гимнастеркалары һәм чалбарларының размерлары бик туры килмәсә дә ,эчке киемнәре ир – егетләрнеке булсада, обмундирования биргәннәренә бик тә сөенәләр.

Мәсрүрә апа самолетларның төрләрен генә түгел, гүләгән тавышлары һәм шәүләләре буенча аларның үзебезнеке яки чит илнеке икәнен аерырга өйрәнә. Коралларны идәрә итү приборлары артында басып торырга туры килә аңарга. Һава нокталары разведчиклары күзәтү өчен казылган аерым окопларга урнашалар. Кызлар аягүрә басып торалар, башлары җир тигезлегендә, ә күзләре бертуктаусыз биноколь аша һавага карый. Ике сәгатьтән артык чыдап торырга мөмкин булмый, алышынган арада кызларга берәр потлы снарядлар салынган әрҗәләр ташырга туры килә. Түзде, Мәсрүрә апа - барысына да түзде. Салкын кыш суыгына да, өстен манма ясап киткән көзге яңгырлары да аның ихтияр көчен сындыра алмады.

Немец самолетлары Сталинградка күк йөзен каплап, өерләре белән үтеп керергә тырыша. Ләкин кызлар идәрә иткән прожектор нурлары һаваны кайчылый. Дошман самолетлары һавада борсалана һәм туры төзәп атудан җиргә төшеп кадала.

Сталинград янында җинү яулаганнан соң 1943 елның февралендә ул хезмәт иткән полкны Көнбатыш Белоруссиядәге Барановичи шәһәренә күчерәләр. Полкка Берлинга таба үтүче тимер юлны саклау бурычы йөкләтелә. Разведчик – телефонист Мәсрүрә Шәрифҗанова Җиңү көнен биредә каршы ала.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып;

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып.

Шәрифҗанова Мәсрүрә Шәрифҗан кызы - 1945 елның 20нче июлендә демобилизацияләнә. “II дәрәҗәле Ватан сугышы ордены», «Сталинградны обороналаган өчен», « Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң хезмәтен туган авылында, яраткан һөнәре укытучылык эшендә дәвам итә. Ул 37 ел яшь буынны тәрбияләү, белем бирү өлкәсендә армый - талмый көч түгә.Шарифҗанова Мәсрүрә Шәрифҗан кызы - халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны. Тәҗрибәле педогог, халык мәгарифе отличнигы Мәсрүрә Шарифҗанованың эшчәнлеген мәктәп стеналарында гына чикләнми. Ялкынлы агитатор, актив жәмәгать эшлеклесе дип беләләр.

Ил, җир яралары төзәлсә дә, йөрәктәгеләр һаман сыкрый. Сугыш михнәтен кичкәннәр дә, сабый килеш ятим калганнар да, тол хатыннар да, хәттә сугыш ветераннарының оныкларында да бар ул яралар. Хәтер дигән бөек нәрсә оныттырмый аны.

Ильнар Набиев, 9 сыйныф, Суккул ауылы

Читайте нас: