Юлдаш
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 март 2020, 18:50
Победа 1945-2020

Фронтка хат

«Хәрби почта. Исемсез солдатка хат» китапханәләр акциясе чикләрендә Иванай модельле китапханәсендә 3 сыйныф укучылары белән «Ветеранга хат» дип аталган патриотик сәгать уздырылды.

«Хәрби почта. Исемсез солдатка хат» китапханәләр акциясе чикләрендә Иванай модельле китапханәсендә 3 сыйныф укучылары белән «Ветеранга хат» дип аталган патриотик сәгать уздырылды.

Аерым игътибар солдат хатларына бирелде. Балалар, вакыттан саргайган өчпочмаклы хатларны күреп, китапханәче белән берлектә, аларның никадәр көтеп алынганлыгын һәм әһәмиятен билгеләп үттеләр. Китапханәче укучыларга хәрби кыр почтасының шул елларда нинди булуы һәм данлыклы солдат өчпочмагының ничек, ни өчен килеп чыкканлыгын сөйләде. Солдатларның хатыннарына, әниләренә, балаларына язган хатлары яңгырады, ә «Фронт хатлары» презентациясен карау, укылганның тәэссоратын тагы да көчәйтте.

Чара барышында укучыларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинчеллелеге дә булды. Аларга сугышта катнашучыларга, тылда хезмәт итүчеләргә, сугыш чоры балаларына хат-инша, хөрмәт- рәхмәт хатлары белән мөрәҗәгать язарга һәм район акциясендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Төп шарты - хатлар кулдан язылган һәм сугыш өчпочмаклары сыман бөкләнгән булырга тиеш. Балалар актив катнашып, дәртләнеп үз куллары белән матур эчтәлекле хатлар яздылар. Кемдер хатында рәхмәт сүзләре белән ветераннарга, кемдер билгесез солдатка мөрәҗәгать итте, ә күпләре исә Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабалары исеменә язды. Иң яхшы эшләр район үзәк балалар китапхәнәсенең конкурсында катнашачак.

Әйтеп үтәсе килә, безнең укучылар Иванай модельле китапханәсенең еш килүче кунаклары. Алар китапханәгә чаралар вакытында гына түгел, дәрестән тыш та килергә яраталар.

Агымдагы елның башыннан китапханәчеләр белән берлектә уздырылган Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 77 еллыгына багышланган һәм «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дип аталган III Бөтенрусия акциясе чикләрендәге чара, «Ул көннәр беркайчан да онытылмас» - тематик кичә, «Син яшәү шәһәре, Ленинград» - батырлык сәгате кебек Бөек Ватан сугышын бәйрәм итүгә багышланган чараларда безнең укучылар бик актив катнаштылар.

Светлана НУРМӨХӘММӘТОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Читайте нас: