Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
26 август 2019, 02:00

Уртак эшкә катнашлык мөһим

Киләсе елда шәһәрнең 1-Май урамындагы 5,6, 7, 8, 9, Ленин урамындагы 28, 30, 32, 34, 36 һәм Горшков урамындагы 5, 7, 7/1 санлы йорт алларын “Башкорт ихаталары” программасы буенча киңмасштаблы үзгәртүне башлау план-лаштырыла.

Киләсе елда шәһәрнең 1-Май урамындагы 5,6, 7, 8, 9, Ленин урамындагы 28, 30, 32, 34, 36 һәм Горшков урамындагы 5, 7, 7/1 санлы йорт алларын “Башкорт ихаталары” программасы буенча киңмасштаблы үзгәртүне башлау план-лаштырыла.

Заман үз кагыйдәләрен куя: шәһәрнең тышкы күренеше вакыт шаукымына һәм таләпләренә туры килергә, ә йорт алды территорияләре зурлар өчен дә, балалар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Шушы көннәрдә В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә әлеге урамнарда яшәүчеләр белән йорт алды территориясен төзекләндерү проекты тикшерелде. Проектка күпфатирлы 14 йорт, шулай ук социаль объект­лар - 3 нче гимназия, 3 нче һәм 8 нче балалар бакчалары, Яшьләр үзәге керә.

Фикер алышуга үз идеяләре һәм сораулары белән күп кеше килде.

Шәһәрдә яшәүчеләрне нигездә машиналарга тукталу урыннары (парковкалар) булмавы борчый. Төзекләндерү проектында алар каралган, шулай ук тротуарлар, транспорт хәрәкәте өлешен киңәйтү, урамнарны яктыртуны яхшырту, ял итү зонасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, кече архитектура формалары җиһазлау, контейнер мәйданчыклары булдыру планлаштырыла. Квартал эчендә зур булмаган ике парк зонасы (җәмәгать урыннары) булдыру күзаллана.

Биредә яшәүчеләр яшел зонаны саклауны сорый, кирәк булса зур агачлар - юкә, миләш утыртырга мөмкин. Күршеләр бер-берсе белән килешеп, үзләре дә террито­рияне яшелләндерүдә катнаша, клумбалар эшли, чәчәкләр утырта, кыскасы, үз урамнарын тагын да матурлый ала.

Проект ары таба эшләнәчәк, аңа, урында яшәүчеләр җиткергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, үзгәрешләр кертеләчәк.

Эшләрне финанслауга килгәндә, акчаның 94 процентын республика бүлә, 5 процентын - урындагы бюджет. Ә йорт­ларда яшәүчеләргә кимендә 1 процент җыярга туры киләчәк.

Бу программа шәһәрдә, районда йорт алды территорияләрен төзекләндерүгә яңа импульс бирде. Хәзер исә халыкның уртак эшкә үз кагылышы булуын тою зарур.

Мәгълүматны муниципаль район хакимиятенең торак мәсьәләләре секторы мөдире Гөлназ НУРГАЛИЕВА тәкъдим итте.


Читайте нас: