Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
12 апрель 2018, 02:00

Русиянең рейтинглар агентлыгы университетларның халыкара рейтингын тәкъдим итте. Анда дөньяның 74 иленнән 783 университет катнашты.

Русиянең рейтинглар агентлыгы университетларның халыкара рейтингын тәкъдим итте. Анда дөньяның 74 иленнән 783 университет катнашты.



Экспертлар беренче урынны Гарвард университетына биргән, аннан соң Чикаго университеты, Калифорния технология институты, Лондондагы Империя колледжы һәм Стэндфордия университеты килә.

Русия, Америкадан кала, катнашучы-университетлар саны буенча дөньяда икенче урынга чыккан.

Безнең илдән 70 югары уку йорты тәкъдим ителгән булса, шуларның 10ысы топ-500гә кергән. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Русия вузлары арасында лидер булып тора, ул рейтингта 153нче урынны били. Аннан — “МИФИ”-Милли атом-төш тикшеренү университеты, ул 224нче позициядә, Томск дәүләт университеты — 240нчы, Мәскәү физик-техник институты — 256нчы, Новосибирск дәүләт университеты — 329нчы, Санкт-Петербург дәүләт университеты — 385нче, Русия халыклар дуслыгы университеты 440нчы урында килә.

Башкортстан вузлары арасында Уфа дәүләт авиация техник университеты алда бара, дөнья рейтингы буенча ул 680нче позициядә (Русия вузлары арасында 29нчы урын). Исемлеккә тагын ике югары уку йорты кергән: Башкортстан дәүләт медицина университеты (дөнья рейтингында — 728нче, Русия вузлары арасында — 46нчы) һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты (дөнья рейтингында — 770нче, Русия вузлары арасында — 65нче).


Читайте нас: